Татарстан халкын 5 ноябрьдә кыскартылган эш көне көтә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ул ел саен 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган төбәк бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көненә бәйле. Шуннан соң республика халкы тагын ике көн рәттән ял итә алачак: 7 һәм 8 ноябрьдә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә.
Җитештерү календаре нигезендә, 2026 елда Татарстанда барлыгы 244 эш көне һәм 121 ял һәм бәйрәм көне каралган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/irtaga-es-vakyty-ber-sagatka-kyskarak-bulacak-5931594
Нет комментариев