Нәрсә ул туфрак талчыгуы һәм дача кишәрлегендә туфракның көчсезләнүен ничек булдырмый калырга?
Билгеле булганча, туфрак - тере организм. Әгәр туфрактан өзлексез файдаланып, аның үзенә берни дә бирмәсәң, ул тиз көчен югалта һәм үсемлекләрне тукландырудан туктый. Җир талчыга. Аны ничек булдырмый калырга? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.
Бу күренешнең төп сәбәбе – дача кишәрлегендә яки бакчада бакча-яшелчә үсемлекләрен үстерү кагыйдәләрен үтәмәү. Төгәлрәге, бер төрдәге үсемлекләрне, күчереп утыртмыйча, озак еллар бер урында үстерү. Туфракта туклану элементларының, микроорганизмнарның балансы юкка чыга, моннан тыш, нәкъ менә шушы культураны хәлсезләндерә торган авыру кузгатучы күпсанлы микроблар һәм корткычлар барлыкка килә. Үсемлекләр озак вакыт дәвамында туфрактан бер үк төрле туклыклы матдәләр алалар. Монокультураны үстерүдә (ягъни бер үк урында бер үк культуралы үсемлекне үстерүдә) тагын бер аспект бар. Безнең үсемлекләрнең тамырлары урын өчен көрәштә туфракка микотоксиннар (колиннар) бүлеп чыгаралар, һәм бу очракта алар туфракта артык күп тупланырга мөмкин, шуның белән үсемлекләр үз-үзләрен агулыйлар.
Туфрак талчыгуының тагын бер сәбәбе - аның физик халәтенең үзгәрүе, мәсәлән тыгызлануы. Җирне озак вакыт казымый торсаң, туфрак тыгызлана башлый. Без бер урында озак еллар буена күпьеллык үсемлекләр үстергәндә, шундый хәл барлыкка килә.
Туфракның талчыгуын ничек булдырмый калырга?
Туфракның талчыгуын дәвалауга караганда, башка авырулар кебек үк, аны булдырмый калу җиңелрәк. Нәкъ менә шуның өчен дә чәчү әйләнешен (үстерелә торган культураларның урыннарын чиратлаштыру кагыйдәсен) үтәү мөһим. Чәчү әйләнеше саклана икән, туфракның уңдырышлылыгы торгызыла гына түгел, ә арта да. Башка культураларга караганда, күбрәк яшелчәләр чәчү әйләнешен үтәмәүдән зыян күрә, шуңа күрә аларны ел саен төрле урыннарга утыртырга, ягъни культураларның урыннарын алыштырырга кирәк. Томатны, кыярны бер урында 3-4 елдан артык үстермәскә. Җир җиләген дә бер үк урында 3-4 елдан артык үстермәскә киңәш ителә, югыйсә ул ваклана һәм формасы да үзгәрә. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын, күчереп утыртканнан соң кимендә 3 ел узгач кына, кабат иске урыннарына утыртырга мөмкин.
Хризантемалар һәм кашкарыйлар ике ел дәвамында берни үстерелмәгән урыннарда яхшырак үсәләр, киресенчә булганда, алар гөмбәчек авырулары белән күбрәк зарарланалар.
Нарцислар, гладиолуслар һәм лалә чәчәкләрен бер урында 4-5 елдан артык үстерергә кирәкми. Лаләләрне гиацинтлардан соң үстерергә мөмкин, нарциссларны һәм гладиолусларны – киресенчә, лалә чәчәкләреннән соң. Һәр 4-5 ел саен гиацинтларны башка урынга күчереп утыртырга кирәк, югыйсә, аларның декоративлыгы акрынлап кими.
Туфракның талчыгуын ничек дәваларга?
Әгәр чаралар вакытында күрелмәгән һәм туфракның талчыгуын булдырмый калуга соң булса, димәк, аны «дәваларга» вакыт җиткән.
Туфракка тирес кертү аның көчен арттыра. Органика табигый рәвештә туфракның структурасын үзгәртә, файдалы микроорганизмнарның эшчәнлеген көчәйтә.
Әгәр җир тыгызланган булса, аны казу һәм туфракны йомшарту файдалы булачак. Җирне артык еш казу һәм дөрес казымау да туфракка зыян китерә. Мәсәлән, көз көне җирне көрәк тирәнлегендә һәм аны әйләндереп салмыйча гына казырга, күпьеллык чүп үләннәрнең тамырларын җыеп алырга кирәк.
Әгәр бу туфракта авыру үсемлекләр үскән булса, аны махсус эретмәләр белән дезинфекцияләргә кирәк. Шулай ук туфракны зарарлы объектлардан файдалы тере микроорганизмнар (Триходермин, Метаризин һ.б.) нигезендәге биологик препаратлар кертү дә чистарта.
Шулай ук сидераль культуралар үстерү ысулы да файдалы: туфрак талчыккан урында кузаклы, вак чәчәкле үсемлекләр үстерелә, аннары аларны чабалар, ваклыйлар, ә җирне казып чыгалар. Икенче елда ук туфрак күпкә уңдырышлырак була. Гади чүпләрнең вакланган яшел массасын туфракка аз гына булса кертү дә аның уңдырышлылыгын торгызырга сәләтле. Җиләк-җимеш һәм виноград бакчаларында мәйданның 15%ында горчица һәм кузаклылар катнашмасын чәчәргә тәкъдим ителә.
Менә без туфрак талчыгуының ни икәнен һәм аны ничек дәвалап булырга мөмкин булуын ачыкладык. Җирне даими карап торганда гына безнең яраткан бакча-яшелчә культураларыннан тотрыклы уңыш алырга мөмкин булачак.
Любовь ЗАНИНА, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары. Тел. (843) 277-88-80
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев