14 яшьлек үсмер Дәрвишләр бистәсендәге бер мәктәптә ату планлаштырган.
«Татар-информ»га үз чыганакларыннан мәгълүм булганча, Казанның бер укучысы мәктәпкә һөҗүм итү әзерләүдә шикләнелеп тоткарланган – яшүсмер Дәрвишләр бистәсендәге бер мәктәптә ату планлаштырган.
Малайга 14 яшь. Хәзер ул тоткарланган. Якын арада бу тоткарлануның нечкәлекләре билгеле булачак.
Фото: t.me/tatmediaofficial
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев