Югары Шытсу авылы халкы күмәкләшеп зират территориясен чистарту өмәсен оештырып, чүп үләннәрен чабып һәм артык агач үсентеләрен кисеп, туганнар рухына хөрмәт күрсәтте.
Югары Шытсу авылы халкы күркәм гадәт буенча бердәм булып туганнар зиратында өмә оештырды. Бу игелекле гамәл — буыннар бәйләнешен саклау, әби-бабаларыбызның рухын шатландыру һәм газиз туфрагыбызны чиста тоту максатыннан эшләнелә.
Зират — ул узганнарга сәяхәт, тарихыбызга күз салу урыны. Андагы чисталык һәм тәрбия — безнең никадәр бердәм, ипле һәм олы йөрәкле халык икәнлегебезне күрсәтә торган көзге.
Бу саваплы эштә катнашкан барлык авылдашларга, яше-картына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә зират тагын да ямьләнде, нурланып китте. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз- ди, Түбән Шытсу авыл җирлеге Булат Мәүлетов.
Алга таба да шулай бердәм булыйк, ата-баба нигезен, гореф-гадәтләребезне саклап яшик. Мондый күмәк өмәләр киләчәктә дә традициягә әверелеп, ел саен үткәрелеп торсын иде.
Нет комментариев