Татарстанда 15 чакрым радиуста пилотсыз очкычлар ярдәмендә почта китерүне сынап карадылар
Яңалыклар

Татарстанда 15 чакрым радиуста пилотсыз очкычлар ярдәмендә почта китерүне сынап карадылар

Татарстанның Әлмәт зонасында пилотсыз очкычлар ярдәмендә почта китерүне сынап карадылар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Kazan Digital Week форумы күргәзмәсендә ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, шул хакта сөйләде.

«Кытай Халык Республикасына стажировкадан соң сез түбән биеклектәге икътисад темасын үстерергә йөкләмә биргән идегез. Безнең тармак та моннан читтә калмый: Россия почтасы белән бергә бүген Әлмәт зонасында шундый экспериментны сынап карадык», – диде Начвин.

Аның сүзләренчә, пилотсыз очкычлар куллану почта аша хат, бандерольләр җибәрүгә тотылган чыгымнарны киметә ала. Дроннарны кулланганда ягулыкка һәм автомобиль амортизациясенә акча сарыф итәргә кирәкми.

Фото: © «Татар-информ», Динара Прокопьева
Название

Фото: © «Татар-информ», Динара Прокопьева

Начвин сынау проектын дәвам итәргә ниятләүләре турында әйтте. Министр аның нәтиҗәләре турында республика Рәисенә аерым хәбәр итәчәгенә ышандырды.

Kazan Digital Week халыкара форумы Татарстан башкаласында 29-31 октябрьдә үтә. Быел әлеге чарага 76 илдән 21,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән.

Форум программасы 170тән артык чараны үз эченә ала, ә күргәзмәдә Россия, чит илләрнең 250дән артык компаниясе һәм стартаплары үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-tatarstane-zapustili-dostavku-pocty-dronami-v-radiuse-15-kilometrov-5931310


Нет комментариев