Югары Шытсу авылының төбәк юлында яңа асфальт салынды, юл билгеләре яңартылды
Район яңалыклары

Югары Шытсу авылының төбәк юлында яңа асфальт салынды, юл билгеләре яңартылды

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлдә

Югары Шытсу авылының төбәк юлында инфраструктура илкүләм проекты буенча гаять зур  эшләр башкарылды. Яңа асфальт салынды, юл билгеләре яңартылды һәм җәяүлеләр тротуары, шулай ук яңа павильон урнаштырылды. Яңа шома өслек вибрацияне һәм шау-шуны киметә, машина тигез юлдан уңайлырак бара. Төгәл билгеләр һәм яңа тамгалар хәрәкәтне алдан күрүчәнрәк һәм куркынычсызрак итә.

Юл янәшәсендә җәяүлеләр өчен торотуар барлыкка килде. Элек кешеләргә еш кына юл кырыеннан яки машина юлыннан барырга туры килә иде. Хәзер йөрү өчен махсус зона бар, бу турыдан-туры куркынычсызлыкны киметә. Яңа тукталыш павильоны  начар һава торышыннан саклый, янәшәдә ут баганалары һәм эскәмия бар, бу уңайлылык өсти. Җирле халык әлеге уңайлылыклар өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерә.


Нет комментариев