Зиратларыбызны чиста һәм тәртиптә тоту – бакыйлыкка күчкән якыннарыбызның истәлеген хөрмәтләү, ата-бабаларыбыз рухына ихтирам күрсәтү ул.
Олы Шыңар авылы халкы зират территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү өстендә күмәкләшеп эшләде. Иртәнге сәгатьләрдән үк авылдашлар кирәкле эш кораллары белән килеп, изге эшкә бердәм кушылдылар. Өмә барышында зират территориясе корыган үләннәрдән, коелган яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылды. Койма буйларындагы куаклар киселде, тирә-юнь тәртипкә китерелде.
Нет комментариев