Хөрмәтле Саба шәһәр җирлеге халкы!
2026 елның 14 сентябрендә сәгать 16:00 тә Байлар Сабасы бистәсенең район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлегенең гражданнар җыены узачак.
Чарада сүз җирлекнең соңгы 5 еллык эшчәнлеге йомгаклары турында барачак. Очрашуда катнашучыларга түбәндәге мәсьәләләр буенча хисап тоту планлаштырыла.
Гражданнар җыены — хакимият белән турыдан-туры аралашу, борчыган сорауларны бирү, фикер-тәкъдимнәрне җиткерү һәм киләсе бишьеллыкка өстенлекле бурычларны билгеләү мөмкинлеге. Халык сорауларына җирлек активы һәм район җитәкчелеге тарафыннан җавап биреләчәк.
Кадерле якташлар! Туган төбәгебезнең киләчәге безнең актив гражданлык позициясенә бәйле. Бердәм булыйк, районыбыз язмышына битараф калмыйк. Бу мөһим очрашуга көтеп калабыз!


Нет комментариев