Сабаның тау башында урнашкан дүртенче «Айнур» мәчетенә вакытсыз бакыйлыкка күчкән уллары истәлегенә изге гамәл кылган Мостафиннар гаиләсе тарафыннан ай куелды.
Сабабызның тау башы ягында сафка баскан "Айнур" мәчете - Сабабызда дүртенче Аллаһ йорты. Гыйбадәтханәнең төзелеше төгәлләнү алдында, эчке ягында вак-төяк эшләре генә калып бара. Тиздән биредә намаз укучылар сафы тезелер, манарадан яңгыраган моңлы азан тирә якны иман нурына күмәр, ин шә Аллаһ.
Сабабызда тиздән ачылачак дүртенче мәчетнең манарасына ай кую тантанасы булды. Мәчетне салдыручылар Сабада яшәүче Мостафиннар гаиләсе. Аллаһ йорты вакытсыз бакыйлыкка күчкән уллары Айнур исеме белән аталачак. Мәчетнең имамы Мөдәрис хәзрәт Гыймранов.Тантаналы чарада дин әһелләре, имамнар, шушы як мәхәллә халкы катнашты. Мәчетне быел ачарга ниятлиләр. Хәерле, бәрәкәтле сәгатьләрдә булсын!


Нет комментариев