30 елдан соң — яңа сулыш: Сатыш авылы мәчете заманча төсмер алды һәм манарасына зур ай куелды
Дин

30 елдан соң — яңа сулыш: Сатыш авылы мәчете заманча төсмер алды һәм манарасына зур ай куелды

Сатыш авылы мәчете манарасына ай куелды

Август аенда манараны ремонтлау эшләре башланган иде. 30 ел элек ачылган мәчетнең ярым ае да шул вакытта куела, әмма ул кечкенә иде. Хәзер исә яңа ай куелып, манара яңартылды. Сатыш мәчетенә быел нәкъ 30 ел.

Мәчет бинасында соңгы елларда күп кенә үзгәрешләр булды, ул яңартылды, матурланды. Мәчеттә авыл халкы гына түгел, мосафирлар да кереп намаз укый. Биредә бөтен уңайлыклар да тудырылган.

Манараны эшмәкәр, чыгышы белән Сатыш авылыннан булган Расыйл Васыйл улы Гәбдрахманов төзекләндерде",- ди мәчет имамы Алмаз хәзрәт Галимҗанов.

 


Нет комментариев