Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Ильвина Шайхуллина. Сатыш урта мәктәбе

Туган ягым - Сатышым!

Гүзәл Саба ягы - туган ягым,
Сатыш дигән авыл- безнеке!
Иң якыны,иң матуры дисәм,
Начар була икән, кемнеке?!

Тарихы бай- Сатыш мәдрәсәсен
Тирә- якта күпләр белгәннәр.
Төпле дини белем алыр өчен,
Ераклардан безгә килгәннәр.

Хәсән Биктимеров , Рәүф Сабиров, Мөхәммәт Гали ,
Әсфәндияр Мозаффаров , Мөбәрәкша Яруллин,
Габдрахман Мөһәммәтов, Миргазиян Укмасилар -
Мәдрәсәдә укыган шәкертләр .
Горурланып әйтәм исемнәрен,
Алар -күренекле шәхесләр.

Ә ул бина бүген Музей булды
Горурланып карыйм,сокланып!
Мәчетебез иман нуры чәчә,
Намаз укый яшьләр,тупланып!

Безнең авыл таулар кочагында
Каршы тавы,Чәүкә,Бигәнәй
"Хан юлларын" җиләк,гөмбә баса,
Кунак булып,безгә килгәндәй.

Чишмәләре бик күп! "Халит" , "Сафа"
"Челтери "дә бездә ,"Еланлы"
Көтү көткән чакта рәхәтланеп
"Көтүче" дән эчтек суларны .

Авылыбызны кыл урталай бүлә,
Саба елгасының сулары.
Казкаш елгасына кушыла да,
Мишәләргә китә аннары.

Ватан сугышына күпләп киткән,
Балаларын авыл сагына.
Җиңү бәйрәменең моңсулыгы
Сеңгән авылдашлар аңына.

Табигате матур, халкы тырыш
Мин яратам сине ,Сатышым!
Туган телдә рәхмәт әйтә- әйтә,
Мәктәбемнән кайтып барышым!

 

Челтер-челтер ага чишмәләр

Элек-электән чишмәләр, кечкенә генә булуларына карамастан, алар- табигатькә җан кертүчеләр булып торганнар. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия. Ул авырткан йөрәкләргә шифа, салынган күңелләргә дәва. Юкка гына әйтмиләр бит инде: “Чишмә- сәламәтлек нигезе”-дип.

Һәр авыл чишмәләргә бай, чөнки элек- электән сусыз җиргә берәү дә килеп урнашмаган, тормыш башламаган. Су – яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк.

Минем туган авылым – Сатышта да, чишмәләр ничәмә-ничә еллар халыкка хезмәт куя. Тарихка килсәк, бу авыл чишмәләргә бик бай була, тик борынгы заманнарда авыл халкы аның өчесеннән генә су эчкән: Халит елгасындагы чишмә, Баллы елгасындагы Сафа чишмәсе, һәм өченчесе- Еланлы.

Бабаем сөйләвенчә, Еланлы чишмәсенең суы гаҗәеп тәмле булган. Аны әле ераклардан кайтып, авыруларга дару урынына куллану өчен дә алып киткәннәр. Чөнки, чишмәләр минераль тозаларга бай, күп кенә авырулардан дәва.

 Авылым чишмәләре моның белән генә чикләнми. Әле Челтери чишмәсе бар. Бу чишмә турында әбиемнән сораштырырга булдым. Әбием җавабына:”Кызым, бу чишмә белән минем балачагым, яшьлегем бәйле. Һәр көн чиләк- көянтәләр асып, шушы чишмәгә килә идем. Иртәнге дүрттә тезелгән чират кичкә кадәр тора иде”-дип җавап бирде.

Безнең авылда көтү Урта Саба ягындагы кара Ярга чыга.  Көтүчеләр өчен “Көтүчеләр чишмәсенең” агып торуы бик тә яхшы. Үзем дә бу чишмәнең суын бик яратып эчәм. Кечкенәдән әтигә ияреп көтү көтәргә чыга идем. Әлбәттә бу бәхет гел тәтеми иде. Әллә нигә бер генә, тик шул чишмәнең суын эчәр өчен генә дә мин әтиемә көтү көтешергә әзер идем.

Бәлкем, Сатышның чишмәләр саны моның белән генә чикләнмидер. Күбесе инде хәзер юк. Тик, булганнарын саклап, чистартып торсак иде! Чөнки алар – рухи көч, дәрт, илһам чыганагы. Әле без дә, яшь буын, үсербез, бәлкем зур кешеләр булырбыз, тик шушы авыл байлыкларыбызны онытмыйча, көянтәләр асып, чишмәгә төшербез. Хәзер үткән сукмакларыбыздан атлап, бала чагыбызга кайткан кебек булырбыз. Төштә генә түгел, ә өндә дә...   

 

Наркомания- замана чире?!

Кеше туа, үсә, балалар бакчасына йөри башлый, ә соңрак мәктәп еллары. Һәм менә шушы юлларны үткәндә кешенең дөньяга, тормышка карашы формалаша. Кем белән дуслашырга, кайсы өлкәдә үсергә, барысы- барысын да ул үзе сайлый. Олы тормыш юлына чыккач та шулай ук. Кемдер авырлыкларны җинәргә үзендә көч тапмау сәбәпле начар юлга кереп китә. Эчкечелек, СПИД һәм наркомания. Ә бу 3 сүз-тормыштан ваз кичү кебегрәк яңгырый. Ә минем бүген наркомания турында язасым, башкаларны бу хатаны ясаудан саклап каласым килә.

Наркомания, син нәрсә?

Сүзнең аңлатмасына килсәк, “нарке”-туңу, туктап калуны аңлатса, ә “мания”- акылсызлыкны. Кыскача гына әйткәндә, белә торып үз - үзеңне үлемгә дучар итү.

Үлемгә беренче адым.

Бу юлны күпчелек яшьләр сайлый. “Бөтен кешенең дә наркотикны кулланып караганы бар, син дә калышма”, “Әйдә, кулланып кара, ошамаса ташларсың”- дигән сүзләргә күпләр бирешә. “Ә ник әле миңа да татып карамаска, ошамаса ташлармын”-дип, уйлыйлар. Тик бу сүзләре белән үз тормышларындагы иң олы хата ясауларын, үзләрен үлем сазлыгына батуларын аңламыйлар.

Наркоманнар - тере мәетләр?!

Наркотикларны бер генә кулланып караган кеше икенче тапкыр да авыз итүдән баш тартмый. Беренче дозадан соң кәеф күтәрелә, рәхәтлек сизәсең, һәм кабат татып карарга теләк туа. Ләкин өченче, дүртенче тапкыр кулланганда инде әлеге җиңеллек кабатланмый. Организм тагын-тагын сорый һәм кеше наркотикларсыз яши алмый башлый.

Наркоманиянең нәтиҗәсе:

Наркоманнар үзләрен контроль да тота алмыйлар: елый, сүгенә, кычкыра, калтырана башлыйлар. Аларның тышкы кыяфәте үзгәрә: ул күзгә күренеп картая, тән төсе саргая, кибә башлый. Шулай ук эчке органнарына да зыян килә: бөере, бавыры, йөрәге, эчәкләре авырый башлый. Ә иң куркынычы- баш мие зарарлана. Ул үзен кешечә тотмый, кирәкле дозаны алыр өчен, җинаять юлына баса. Өйләрендәге барлык мөлкәтне саталар, урлыйлар, фатир басалар, кеше үтерәләр...

Минем ахырдан шуны әйтәсем килә: Наркомания- замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Үлемне акчага сатып алырга кирәкме? Әлбәттә юк! Начар гадәтләрдән башка да тормыш якты, матур. Тормышның кызыклы вакыйгаларын, якыннарыңны, дусларыңны бу афәткә алыштырырга кирәкми. Уйлап кына кара, тормышның бар рәхәтенә караганда, берничә сәгатьлек “ләззәт” кадерлерәкме?! Әлбәттә, юк! Наркомания- чир һәм бу- иң зур, төзәтеп булмаслык хата.  Дөнья яхшылык белән тулган, ләззәтне шуннан ал. Хыяллан. Тормышыңны үзең теләгәнчә, матур итеп яшә. Барысы да синең кулда!

 

Исеме: Ясмилә Хисамиева

Туган көне: 11.05.2006

Укый: Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе

Биюче бии – бии остарса, тегүче тегә – тегә остарадыр, мөгаен. Ясмилә Хисамиева – моның ачык үрнәге.

Кем ул Ясмилә? Үзең турында сөйләп кит әле.
Сәлам! Мин-  иҗади кеше, үлеп тегүгә гашыйкмын. Спортны да үз итәм, тик сәламәтлегем аркаксында әлегә аңа нокта куеп торырга туры килде.

Тегүче булырга теләк кечкенәдән ук киләме, әллә инде үсә тошкәч
кенә бу өлкәдә кайнау ошый башладымы?

Мин 5 нче сыйныфта укыганда " Оста куллар" түгәрәгенә йөри башладым. Шул вакытта тегү машинасы белән дуслашып киттем, аның белән эшләү, гомумән, тегү миңа ошый башлады.
Әти - әниең каршы килмәдеме?
Юк, каршы килүче булмады, киресенчә әни бу шөгыльне үз итүемә сөенде генә. Ул безне кечкенәдән эшкә, 1 минутны да бушка уздырмаска өйрәтеп үстерде. Анысы өчен мин аңа бик рәхмәтлемен.
Беренче дәвердә нинди авырлыклар белән очраштың?

Дөресен генә әйткәндә, дизайнер томышына "чумган" гына вакытта авыр иде: күп кенә терминнарны истә калдырасы, теория өйрәнәсе, белгәннәрне онытмас өчен практикада да кулланырга кирәк.
Тегәргә илһам каян килә?
Минем, эшемнең нәтиҗәсен күз алдыма китергәч, тизрәк эшкә тотынасым килә. Музыка тыңлау да эзсез калдырмый- башка яңадан –яңа идеяләр керә.
-дизайнын үзең уйлап табасыңмы?
Технология укытучысы Айгөл Нагимулловна белән берлектә уйлап табабыз. Ул мине 3 ел элек канаты астына алды. Минем һәрбер җиңүемдә аның роле бик зур.
‌киләчәктә кайсы юлны сайларга уйлыйсың? Сине дизайнер булып
күрә алырбызмы?

Әйе, киләчәккә хыялларымның берсе -дизайнер булу, шул өлкәдә үсү һәм камилләшү. Үзеңнең күңелеңә хуш килгән өлкәне табу- җиңелләрдән түгел. Миңа монысы белән уңыш елмайды.
‌үз кием коллекцияңне булдырасың, бизнес белән шөгыльләнәсең килмиме?
Әйе, үз эшемне ачу уйда бар. Теләгем гаилә "лукы" булдыру һәм аларны төрле стильдә тегү: классика, спорт һәм өйдә кияр өчен. Шуның белән бер рәттән алар стильле һәм заманча булачак. 
‌Технология фәненнән берничә ел рәттән олимпиадаларда катнашып, урыннар яулап киләсең. Теория өлеше авыррак биреләме әллә практикасымы?
Беләсеңме, Ильвина, берни дә тырышлыксыз гына нәтиҗә бирми.
Икесенә дә яхшылап әзерләнергә кирәк. Тик шулайдагын, теория өлешендә яхшы баллар җыю өчен күп кенә мәгълүматны истә калдырырга туры килә.
‌җиңүләрең еш табыш китерәме?
Әйе, күп кенә конкурсларда премия белән бүләклиләр, шуның сәбәпле кесәгә яхшы гына керем керә.
‌буш вакытта ниләр белән шөгыльләнәсең?
Буш вакытым
булу белән теория язылган дәфтәрләрне карап чыгам, еш искә төшереп торылмаса- онытыла. Буш вакытымны гаиләм янәшәсендә үткәрергә тырышам. Тәмлүшкәләр пешереп, аларны сыйлау күңелгә рәхәтлек бирә.

 

  1. Хыялым- дөнья чемпионы булу.
  2. Кечкенә адымнар белән зур хыялыма таба атлыйм.
  3. Спорт-минем яшәү рәвеше.

 

Исеме: Язнур Гарипов

Туган көне: 28.06.2005

Яши: Саба районы Сатыш авылы

Укый: Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш

урта гомумбелем бирү мәктәбе 10 сыйныф

Instagram-аккаунты: @__garipov___

-Көрәшкә беренче адымыңны кайчан ясадың?

-Көрәшкә карата мәхәббәтем кечкенә чакта ук уянды дисәм, ялгыш булмастыр, мөгаен. Сабантуйларында көрәшчеләрне күреп, кызыга идем. Минем дә алар кебек батыр каласым килде. Әмма 11 яшемдә генә, тренерым Ермолаев Илдар Хайруллович канаты астында, ныклап шөгыльләнә башладым. Ул миңа алымнарны өйрәтте, көрәш серләренә төшендерде. Аңа рәхмәтем чиксез.

-Көрәшергә теләгең барлыгын туганнарыңа әйткәч ничек кабул иттеләр?

-Әти каршы килмәде, чөнки ул мине кечкенәдән: “Уеңда бар икән-эшлә. Йөрәгеңне тыңлый һәм ишетә бел!”,-дип үстерде.

-Ник нәкъ менә бу спорт төрен сайладың?

-Көрәш башка спорт төрләреннән аермалы буларак- тормыш дәресләре бирә. Тормыш-ул үзе көрәш. Монда син үз-үзең өчен генә җавап бирәсең. Җиңү белән җиңелүең дә бары тик синең үзеңнән генә тора. Көрәштә дә шулай ук. Мәсәлән, волейболда синең генә тырышлык җитми, җиңүгә команданың да ничек уйнавы да тәэссир итә.

-Әле көрәшә генә башлаган мизгелдә җиңелүләр дә булгандыр. Барысын да ташлыйсы килмәдеме?

- Әлбәттә минем дә җиңелүләр  була инде. Кәеф тә төшкәли. Әмма җиңелү бик зур сабак бирә- эшләгән хаталарыңны башка кабатламаска. Һәрбер ярыштан соң тренер белән һәр адымымны анализлыйбыз.  Ә җиңүләргә килгәндә, чыктың, тотып аттың, кереп киттең дип уйлый кайберәүләр. Тик, юк! Моның артыңда күпме әзерлек тора. Син һәрвакыт шөгыльләнергә, һәрвакыт  "мин булдырам!"-дип, бары алга таба гына барырга тиешсең.

-Атнаның ничә көнен тренировкаларга йөрисең?

-Тренировкаларым атнасына 3 тапкыр, ә калган 4 көндә үзлегемнән  тренажёркаларда шөгыльләнәм, кичләрен саф һавада йөгерәм.

-Иң истә калган җиңүең һәм бүләгең?

-Беләсеңме, Ильвина, минем өчен һәр җиңү дә, бүләк тә кадерле. Әйтәләр бит, “Инә дә бүләк, дөя дә бүләк”.

-Россия чемпионы, мастер остасына кандидат исемен алуыңның сәбәбе нидә?

-Беренче чиратта, тырышлыкта. Тренировкаларны сәбәпсез калдырмаска тырыштым, тренер кушканнарны да гадел үтәдем. Икенчедән, үз-үзеңә ышаныч та биек үрләр яулау да зур роль уйный.

-Киләчәк тә дә үзеңне көрәшче итеп күрәсеңме?

-Көрәшне ни генә булса да ташламыячакмын. Хыялым-дөнья чемпионы булу!Һәм бу максатыма ирешү өчен мин тырышачакмын.

-Көрәштән кала тагын ниләр белән кызыксынасың?

 -Күп вакытым мәктәптә үтә. Аннан кайткач тренировкаларга йөгерәм. Әле бит минем БДИда бирәсем бар, кичләрен шуңа әзерләнәм. Һәр минутым планлаштырылган минем. Буш вакытым бөтенләй юк диярлек. Әмма яратып гитарада уйныйм, вакытымны дусларым-туганнарым янәшәсендә үткәрергә яратам. Бар эштә дә “алтын уртаклык” табырга тырышам.

-Көрәшче булуның плюслары һәм минуслары.

-Плюсларына килгәндә, бу спорт төре белән шөгыльләнә башлагач характерым ныгыды, һәр ялгышлыкны анализларга һәм үз өстемдә эшләргә өйрәндем. Спортта зур уңышка ирешим дисәң, үзеңдә ихтыяр көче, максатчанлык, тәвәкәллелек кебек сыйфатлар тәрбияләү бик мөһим. Минусларына килгәндә алар юк дияр идем- бар икән.(көлә). Минем өчен артык авырлыктан арыну, ягъни аны “куу” авыр бирелә.

 

Шушы 4-5 ел эчендә Язнур белән бер дулкында булган тренеры Илдар Хайрулловичка да сүзне бирдем.

-Беренче тренировкаларга килгән Язнур белән хәзерге Язнурны чагыштырыгыз әле.

-Язнурга килгәндә, ул 2016 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр үзен яхшы яктан гына күрсәтте.Мин аның турында: “көчле рухлы, төпле фикерле, максатына таба туры баручы, үз сүзен әйтә белүче егет”- дип әйтә алам. Шушы 5 ел эчендә ул тәҗрибәсез спортчыдан профессиональ көрәшчегә кадәр үсте дисәм-хата булмас. 2018 елда Республика беренчелегендә 75 кило үлчәү авырлыгында 2 урынны яулап, үзен көрәштә танытты. Башлаган чорда районда чемпион булып калса, бүгенге көндә –ул  Россия чемпионы. Келәмгә чыгып, ул үзенең чыннан да нык көчле көрәшче икәнен исбатлады! Тик, бик кызганыч, Язнурның әти-әнисе улларының чемпион булып калуын күрмичә, вакытсыз гүр иясе булдылар. Алар шундый ул үстерүләре белән горурланырлар иде!

-Көрәш белән шөгыльләнергә теләүче егетләргә теләк-тәкъдимнәрегез.

Башта ук чемпион булмыйсың бит, эшне җиңелүдән башлыйсың, травмалар да булгалый. Егылдым дип, егылып калмаска- сикереп торып, башны аска имичә, хаталарыңа анализ ясап, алар өстендә эшләргә кирәк. Язнур-аларга үрнәк! Ул беркайчан да авырлыкларга бирешичә, тик алга атлады.

БЛИЦ- СОРАШТЫРУ:
1. Яратмаган эшне башкарырга туры килсә... эшлим, барыбер миңа эшләргә туры киләчәк бит.
2. Туган көнем турында онытсалар... исләренә төшерүне кирәк дип тапмыйм.
3. Минем янымда сугыша башласалар... өченче кеше булып, сугышка кушылам(көлә).
4. Яраткан кешем "яки көрәш яки мин дисә"... көрәшне сайлыйм, әгәр ул мине ярата икән, кызыксынуларымны да кабул итәргә тиеш.

5. Бу фильмны бөтен кешегә дә карарга киңәш итәм... “В погоне за счастьем”.
6. Ял яки тренировка дисәләр... берсүзсез тренировка!
7. Миңа кызларда... минем фикерне ихтирам итүе, киңәшләшүе ошый.
8. Хайван була алсам... тигр булыр идем, чөнки миндә ул көчле һәм үз бәхетенә ирешү өчен теләсә нинди адымга барырга әзер хайван булып ассоцияләшә.
9. Мин яши алмыйм... музыкасыз. Һәм бу чыннан да шулай! Музыканы тыңлагач, тынычланып каласың, эшкә теләк һәм үз-үзеңә ышаныч арта.
10. Минем өчен бәхет ул... максатларыма ирешү, хыялларымны чынга ашуы, яраткан эшем белән шөгыльләнүдән ләззәт алу.

 

Исеме: Шарипова Энҗе Илһам кызы

Туган көне: 16.04.2000
Туган җире: Яр Чаллы шәһәре
Уку урыны : Казан (Идел буе) федераль университеты, Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты, гомуми математика юнәлеше, 4 нче курс
Инстаграм: @enzhe_ilham 

Сәлам, дустым! Мин Энҗе булам. Математика белән механика университетында укыйм. Иҗатка үлеп гашыйкмын: татар хорына йөрим, бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулыйм. Фортепианода уйныйм. Экология белән кызыксынам, буш вакытымда тулай торакта да экологиягә кагылышлы чаралар үткәрәм. Төрле илләр буйлап сәяхәт итәргә яратам.бу җәйдә  Америкага 3 айга Work&Travel программасы буенча китәргә җыенган идем, әмма Рәсәйдә посольстволар безгә виза бирүне япты, шул сәбәпле бара алмадым. Бу - минем зур хыялым иде. Бик күп вакыт әзерләндем, телне өйрәндем, эшкә собеседованиены да уңышлы узган идем. Бу программа буенча мин 3 ай Америкада эшләп һәм 1 ай сәяхәт итергә планлаштырган идем. Шунда ук Американың экопроектлары белән якыннан танышып, үзебездә дә кулланырга теләгән идем. Минем мондый мөмкинлек хәзер юк инде, ләкин сезнең, яшь укучылар, әле барысы да алда. Курыкмагыз, үз-үзегезгә ышаныгыз,


Табигатькә сакчыл карашыгыз нидән гыйбәрәт?

Минем балачагым авылда, әбием янында үтте. Авылга су кертелмәү сәбәпле, суны еш кына елгадан ташыдык, эчәргә башка авылдан алып килә идек, чөнки үзебезнекеннән нефть исе килә, юынгач та тәнне каралта иде. Шул сәбәпле әбием безне суны кадерләп тотарга өйрәтте. Шулай ук авылның без көтү көтеп үскән бик матур болыныннан ике ел элек зур чүплек ясадылар. Шушы үзгәрешләрне күреп йөрәк әрни, уйландыра башлады,  ничек тә булса ярдәм итәсе килә. Әнием дә экотормыш алып бара. Аннан да күп нәрсәгә өйрәндем.
 

Эколгияне саклау өчен ниләр эшлисез?

Мин үземне эколгия буенча активистка дип санамыйм, тик шулай да кулымнан килгәнчә тырышам, башкаларны да эко - тормышка өндим. Бер чүпне дә әрәм итмим. Йомырга кабыгын -тавыкларга җыям. Суган кабыгы- бәрәңге бакчасына шәп ашлама.
яшелчә белән җиләк – җимеш кабыкларын киптерәм дә авылга алып кайтам, алар ашламага китә. Мандарин кабыгын киптереп, марляга төреп, шкаф эченә куям- көя күбәләгеннән саклый. Чәй пакетлары белән 2 ел инде кулланмыйм, натураль үзем җыйган үләннәр белән генә чәй эчәм. Кибеттән беркайчан да пакетлар алмыйм, шоперлар гына кулланам.
Чекларны да саклыйм, аларны переработкага илтәм. Инстаграм челтәремдә дә еш кына экология темасын күтәрәм, яшҗтәшләремне дә


Татарстанда үзегезнең экопроектны ачу уйда юкмы?
Әлегә юк, әйтеп үткәнемчә, мин бу өлкәне өйрәнәм генә әле. Киләчәк өчен җавап бирә алмыйм, тик, бәлкем, килеп чыгар да.


10 елдан соң илдәге экологияне ничек күрәсез? Алга китеш булырмы?
Илнең экологик халәтенә позитив карарга тырышам. Статистикага күз салсак,  чүпләрне аерым җыеп, эшкәртүгә тапшыру бн шөгылләнүче кешеләр саны елдан ел арта бара. Секонд – Хенд та соңгы арада популярлашып китте. Галимнәр ярдәме белән яңа технологияләр дә ясалып тора.  Кешелектә  экологиянең пычрануында үзенең дә гаебе булуын сизә һәм акрын гына булса да бу өлкәгә тартыла башлый.


Кешеләр табигатьне саклауда ничек үз өлешен кертә ала?
Кешенең иң зур хатасы- аз эшли алу сәбәпле- берни эшләмәү. Эшне кечкенәдән башларга кирәк. Ут белән суны да саклык белән кулланырга кирәк, мусорны аерып җыю да артык авыр түгел. Пакетлар да шулай ук табигатькә бик зур сыян сала, чөнки аңа таркалу өчен 15 ел тирәсе вакыт кирәк. Илдә экологияне яхшыртуга бәйле төрле марафоннар, проектлар оештырыла. Аларда да катнашырга киңәш итәм.

 

Исеме: Галимуллина Фәридә Илфат кыз

Туган көне: 8.06.2004

Туган җире: Байлар Сабасы

Укый: Байлар Сабасының 1нче номерлы гимназиясе, 11 сыйныф

Инстаграм: @gfariida

 

Үзе турында үзе.

Сәлам! Мин – Фәридә булам. Үлеп иҗатка гашыйкмын. Үземне төрле яклардан сынарга тырышам. 5 яшемнән бирле мин инде сәхнәдә: биим, шигырьләр сөйлим, бәйрәмнәр алып барам. 2017 елда Сәләт белән таныштым. Шунда ШТК командасында уйный башладым. Чирлидинг белән дә шуның аркылы кызыксына башладым.

Иҗат. Идея. Максат.

Магнитлар һәм открыткаларны фәкать татар телендә генә ясыйм. Максатым – татар телен саклауга үземнән дә нинди дә булса өлеш кертү. Чөнки татар теленең хәзер икенче планга китүе – сер түгел. Шул максат белән мин магнитлар ясыйм башладым. Минем олы Алсу апамның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Ул миңа башлангычта ярдәм итте. Әти-әниемә дә һәрвакыт мине канатландырып торулары, ышанулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Кайвакыт идеяләрне дә алар тәкъдим итә. Мәсәлән, рамазан аенда сәхәр һәм ифтар ашагач укыла торган догаларны магнит итеп эшләүне алар тәкъдим итте.

Эшләнмәләргә килгәндә, әйткәнемчә, дизайнын үзебез уйлап табабыз. Әмма клиентның индивидуаль магнит яки открытка ясатасы килсә – эшлим.

Блиц – сораштыру

Мине иң яхшы белә торган кеше... Әнием һәм апайларым.

Зур күләмдә, әмма башка телдә магнит ясарга заказ булса... принципиаль рәвештә “юк” диям.

Мин үземнән – үзем көнләшәм, чөнки... башлаган эшемне ахырына кадәр җиткерә алганга.

Бәхетле булыр өчен... бәхетне тоя белергә кирәк.

Кайсы начар гадәтеңне кабул иттең? Чипсы яратуымны.

Китап укумы, әллә шул китап буенча төшерелгән фильм караумы? Иң башта китапны укыйм, аннары гына киносын карыйм.

Егетең бар ди, тик моның турында әти-әниең белми. Һәм ул беркөнне сиңа чәчәк бәйләме бирде. Нишлисең? Чәчәкләремне матур итеп кабул итеп алам да, аннары күрше кәҗәсенә ашатам:)

 

Бу кыз белән күптән танышасы килә иде минем. Аннан ниндидер җылылык бөркелем тора. Шулай итеп язарга булдым. "Сәлам. Әйдә танышабыз!" Күп тә үтмәде, җавап килде: "Сәлам. Әйдә!"... Шулайрак башланды безнең Габдуллина Рудия белән әңгәмәбез..

Гүзәл затларны көрәштә очрату бәхете гел эләкми, әллә нигә бер генә. Ничек бу спорт төренә кереп киттең?

- Мин 8 яшьтән бирле, 4 ел спорт гимнастикасы белән шөгыльләндем. Әтием көрәшче минем. Аның белән Сабантуйларына йөреп, көрәш карап, көрәшкә мәхәббәтем көчәйгәннән - көчәя барды. Әтигә көрәш белән шөгыльләнергә теләвемне әйттем. Иң элек каршы булды. "Кызлар көрәше юк бит. Егетләр генә көрәшә!"- дип, теш тырнагы белән көрәшүемә каршы торды. Тик 1-2 ай дәвамында, һаман саен тукып торгач, ул мине беренче тренерым Гарипов Илдус Назиповичка алып барды. Тренерга әти көрәшергә теләвемне әйткәч, аның күзләрен күрсәгез! Шакмак булды! Ул да әтинең сүзләрен кабатлады. Кул астына алды ул мине, әмма зур өметләр багламады..

Якыннарың ничек кабул итте бу хәбәрне?

-Әнигә килгәндә, 6 ел элек ничек каршы булса, хәзер дә шулай ук: борчыла, кайгыра. "Көрәшмә, нигә ул сиңа? Бие, я җырла әнә."-диючеләр дә булгалады. Йөрәк тарткач нишлисең инде?!

Җиңүгә беренче адымнарың турында сөйлә әле.

-Ярты ел эчендә, тренировкаларга йөреп, малайлар белән көрәшә-көрәшә, мин әкренләп үзебездә, Марий Эль да урыннар яулый башладым.

Егетләр коллективка ничек кабул иттеләр соң?

-Көлүчеләр дә булды, "үзең кечкенә, авырлыгың да юк бит синең, ничек көрәшмәкче буласың?"- диючеләр дә шактый иде. Соңрак, кыз кеше үзләрен тотып ата башлагач, көнләшүчеләр дә табылды.

Гел җиңүләрдән генә дә тормый бит инде бу дөнья, җиңелүләр дә булгалый. Шул вакытта нинди хисләр кичерәсең?

-Минем дә җиңелүләр  була инде. Егет кеше бит көчлерәк! Ни генә булса да, бик авыр. Елыйсың да инде. Әмма җиңелү бик зур сабак бирә- эшләгән хаталарыңны башка кабатламаска. Ә җиңүләр җиңел бирелми. Моның артыңда күпме әзерлек тора. Үзем атнасына 5-6 көн йөрергә тырышам.

Көрәштән башка ниләр белән кызыксынасың?

-Буш вакытларымда тәмлүшкәләр пешерергә яратам. Тәмлетамак мин! Тик күпме генә ашасам да, авырлык әллә ни узгәрми. Көрәшкә килгәндәге 44 килограммлы Рудия хәзер 49 килограмм. "Малайлар белән көрәшәсе бар, авырлык кирәк." -дип, ашыйм да инде. Юк инде менә, мускул да үсте, буй да бар, ә менә авырлык әллә ни үзгәрми.

Шаккаткыч кеше син, Рудия. Сокланам мин сиңа!

-Үзем дә шаккатам инде. Мин, кечкенә генә, 12 яшьлек Рудия, малайлар белән көрәшеп, үстем, ачылдым һәм иң мөһиме: үз теләгемә ирештем! Мин "спорт остасына кандидат" исеменә лаек булдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев