4 октябрь 2021 яңалыклары
-
Урман хуҗалыгы министрлыгы татарстанлыларны «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра
Барлыгы 1 млн.данәдән артык агач (гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ. б.) утыртылачак.
-
5 октябрьгә һава торышы
5 октябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә -2..-7˚, көндез +6..+11˚ градус.
-
Covid-19 вазгыяте начарлану сәбәпле, Россиядә массакүләм чаралар тыела
Анна Попова илдәге эпидемия вазгыятен бик киеренке дип атады.
-
Ильвина Шайхуллина. Сатыш урта мәктәбе
Туган ягым - Сатышым!
-
Кәримуллин Эсхәт. Лесхоз урта мәктәбе
Яз.
-
Шекше төп мәктәбе укучылары иҗаты
Туган телем. Гыйбадуллина Камилә, 8 нче сыйныф
-
Кызыл Мишә мәдәният йортында «Кабак түтидә кунакта» дип исемләнгән бәйрәм үтте
Кабакка багышланган чаралар, гадәттә, бөтен уңыш җыеп алынган вакытта үткәрелә. Алтын көз – алтын кабак! Кабакны ничек кенә бизәмиләр дә, ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Ә кабактан күпме ризык әзерлиләр. Чыннан да, кабак – чын Көз патшасы! Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Кабак түтидә кунакта» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
-
Бөтенроссия штаб өйрәнүләре узачак
2021 елның 6 октябрендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб өйрәнүләре узачак. Өйрәнүләр Саба муниципаль районында да Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән үткәреләчәк. Күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар, халыкка хәбәр итү системасын тикшерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына смс җибәрү планлаштырылган. Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз!
-
Югары Утар балалар йортында “Авазларсыз дөнья” дип исемләнгән карточкалар ярдәмендә сөйләшү сәгате үтте
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. “Авазларсыз дөнья” дип исемләнгән карточкалар ярдәмендә сөйләшү сәгате үткәрде.
-
“Саба” агрофирмасы Сатыш бүлекчәсендә көзге кыр эшләре кызу темпларда бара
Көз айларында авыл хезмәтчәннәре киеренке кыр эшләрен үз вакытында тәмамларга тырышалар. “Саба” агрофирмасы Сатыш бүлекчәсе җирләрендә көзге кыр эшләре соңгы гектарларда кызу темплар белән бара. Игенче механизаторлар кырларны эшкәртүдә, терлекләргә азык әзерләүдә тырышып эшлиләр. ”Алда терлекләрне уңышлы кышлату, кырларны язгы эшләргә әзерләп калдыру бурычлары тора”, - ди “Саба” агрофирмасы Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Сәүбәнов Фәрхәт Корбангали улы.
-
Рөстәм Миңнеханов: Сүз кешеләрнең сәламәтлеге турында барганда, иң катгый чаралар күрәчәкбез
«Без көн саен кешеләрне югалтабыз. Гражданнарның сәламәтлегеннән кыйммәтрәк берни дә юк», - диде Татарстан Президенты.
-
Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре вакцина брикетлары куйдылар
Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре, кыргый хайваннарны иммунизацияләү уңаеннан, вакцина брикетлары куйдылар. Вакцина брикетлары җәнлекләр ашый торган ризыктан ясалган җимлекләр: ит, сөяк, балык ризыгы, май һәм парафин. Вакцина хайваннар өчен зарарсыз. Брикетны ашаганда, бер ел дәвамына котыру вирусына иммунитет барлыкка килә. Вакцина урнаштыру кыргый хайваннар күренергә мөмкин булган урыннарда башкарылды.
-
Олы Арташ төп мәктәбе укучылары иҗаты
Яшә, телем! Закирова Зилә (9кл.)
-
Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр белән "Җырлыйк әле" дип исемләнгән бәйге үткәрделәр
Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, өлкәннәр белән, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлап, "Җырлыйк әле" дип исемләнгән бәйге үткәрделәр. Җырларга һәм күңел ачарга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы. Конкурс төрле этаплардан торды: җырны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү, хикәя буенча җырлау, әлеге юл буенча куплет, караоке һәм ватан турында җырлау, җырлар турында мәкальләр әйтү. Чарада катнашучылар күңелле итеп таныш көйләр чиштеләр һәм яратып яраткан җырларын җырладылар.
-
Иләбәрдә “Очрашулар кирәк һәрвакыт” бәйрәм кичәсе үтте
Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән берлектә “Очрашулар кирәк һәрвакыт” дигән исем астында бәйрәм кичәсе оештырдылар. Чараның беренче өлешендә “Гәҗит - журналларны бергәләп укыйбыз” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Катнашучылар китапханәгә килүче вакытлы матбугат битләрендә басылган кызыклы язмалар белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә фольклор уеннар оештырылды. Өлкәннәр уеннарда бик теләп катнаштылар, чара чәй табыны артында дәвам итте.