Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Шекше төп мәктәбе укучылары иҗаты

Туган телем. Гыйбадуллина Камилә, 8 нче сыйныф

Дөняда күп милләт яши,
Берсе-берсеннән төрле.
Һәр милләттә бар бер хикмәт:
Һәрберсенең үз теле

Туган телем- татар теле,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырлы, моңлы, аһәңле.

Күпме авырлыклар кичкән
Татар кызы, татар уллары.
Милләтемнең бердәнбере
Тукай рухлы татар җырлары.

Күпме еллар, күп гасырлар
Үсеш алган илкәем.
Саклыйк, яклыйк илебезне,
Җандай газиз телебезне.

Туган телебезне бозмыйк,
Тел байлыгын итмик кадерсез.
Бик кадерле, бик тә якын
Татар әйткән һәрбер сүз.

Иң нечкә хисләремне дә
Синең аша аңлатам.
Рухи хәзинәбез бай булсын,
Туган телем, сине яратам!

Без- татарлар! Шушы исем белән
Бердәм булып яшик, берләшик.
Киләчәкнең башы бүгенгедә.
Ярдәмләшик, кардәш, берләшик!

 

Туган ягым. Зайнагыева Азалия, 6 нчы сыйныф

Бигрәк ямьле туган ягым,
Яшеллеккә күмелгән.
Һәрбер йорты бизәкләнгән,
Чәчәкләргә төренгән.

Авылымны җилләрдән
Саклап тора таулары.
Күңелләргә бигрәк якын
Мишә буе таллары.

Туган җирем, һич тә сине
Килми ташлап китәсе.
Килә сине тагын да
Матур(ы)рак итәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев