Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саба” агрофирмасы Сатыш бүлекчәсендә көзге кыр эшләре кызу темпларда бара

Көз айларында авыл хезмәтчәннәре киеренке кыр эшләрен үз вакытында тәмамларга тырышалар. “Саба” агрофирмасы Сатыш бүлекчәсе җирләрендә көзге кыр эшләре соңгы гектарларда кызу темплар белән бара. Игенче механизаторлар кырларны эшкәртүдә, терлекләргә азык әзерләүдә тырышып эшлиләр. ”Алда терлекләрне уңышлы кышлату, кырларны язгы эшләргә әзерләп калдыру бурычлары тора”, - ди “Саба” агрофирмасы Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Сәүбәнов Фәрхәт Корбангали улы.

Тырыш авыл хезмәтчәннәре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Игенче механизаторларга, терлекчеләргә вакытында сыйфатлы тукландыру оештырылган, шәхси хуҗалыкларда мал-туар асрау өчен һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Шулай ук игенчеләргә, терлекчеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен уңайлы шартлар булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев