Хәмит абый Шәфыйков гомеренең күп өлешен руль артында, чакрымнар санап үткәргән кеше.
Матур йорт һәм кунакчыл хуҗа
Олы Кибәче авылына кергәндә, безне бик матур бакчалы, күркәм йорт каршы ала. Ничә карасаң, йорт хуҗасы бакчада кайнаша. Ул үз бакчасында үсүче тәмле, сусыл грушаларыннан көтү каршыларга килүчеләрне авыз иттерә. Аның өй каршында үсүче карт юкәсе астында күрше-күлән рәхәтләнеп ял итә.
Гомеренең күп өлеше – руль артында
Бер көнне класс җитәкчебез Сиринә Зәкиҗановна безне бу йортка кунакка алып барды. Баруыбызның сәбәбе тиздән буласы шоферлар көне. Әлеге йорт хуҗасы Хәмит абый Шәфыйков гомеренең күп өлешен руль артында, чакрымнар санап үткәргән кеше.
Октябрь кояшы Хәмит абый төсле иртәдән ук елмая. Ул безне капка каршысына ук чыгып каршы алды. Күптәннән инде бу абый белән танышасы, аның тормыш юлын беләсе килә иде. Җанлы әңгәмәбездә барлык сорауларга җавап таптык, хезмәт юлы, һөнәре турында сораштык.
Башлангыч юл: фермадан - шахтага, шофёрлыкка
Хәмит абый — сугыш чоры баласы. 1945 елның 25 апрелендә Олы Кибәче авылында 7 баланың 4нчесе булып дөньяга килгән ул. Хезмәт юлын 7 класстан соң дуңгыз фермасыннан башлый. Унҗиде яше тулган егет, авылыбызның бер кешесенә ияреп, Новокузнецк шәһәренә юл ала. Күмер шахтасында эшләгән вакытта, шоферлар курсында укып, таныклык ала. Белемле егеткә машина да бирәләр.
Үзбәкстанда «БелАЗ» артында
Армия сафларында вакытта да рульне ташламый ул, командирын йөртә. Армиядән соң, Үзбәкстан якларында эшли. Зур «БелАЗ» машинасын иярләгән егет алтын чыгара торган рудник юлларын көненә әллә ничә тапкыр урый. Бераз акча туплагач, туган авылына ялга кайткан җиреннән, армия хезмәтенә озатып калган Арташ авылының иң чибәр кызы Рузалиягә өйләнә. Аны да үзе белән җылы Үзбәкстанга алып китә. Шунда аларның уллары Марат, кызлары Эльнара туа.
Хәмит абый җиләк-җимешле Үзбәк якларын әнисенә дә күрсәтә. Соңрак калган туганнары да бу якларда кунак булып китәләр.
Туган якка кайту
Ун ел эшләгәч, туган якның һәр ел фасылын сагынган Хәмит абый авылына кайтырга була. Матур итеп өй сала, хуҗалыгын булдыра. Әти — әнисен куандырып, кечкенәләре Зәлия туа. Туган совхозында шоферлык эшен дәвам итеп, «КамАЗ» га утыра. Пенсиягә чыкса да, эштән туктамый. Яраткан хезмәтен намус белән башкарганга, күпсанлы бүләкләр, грамоталарга ия була. Күмер шахталарында, алтын рудникларында, басу-кырларыбызда, тигез-төзек юллар төзүдә авылдашыбыз, шофер Хәмит абыйның өлеше бик күп.
Тормыштан зарланмаган кеше зур уңышларга ирешә
Юллардыгы төрле хәлләрне, кышкы салкында су җылытып машина кабызуларны елмаеп кына искә ала героебыз. Юк, ул тормыштан зарланырга яратмый. Ул барысыннан да канәгать була белә торган кеше. Юлларда узган алтмыш дистәгә якын гомер аны тормышның кадерен белергә, түзем — сабыр булырга өйрәткән.
Без сыйныфыбыз белән Хәмит абыйны һәм барлык районыбыз шоферларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Юлларыгыз имин, машиналарыгыз төзек, үзегезнең сау — сәламәт булуыгызны телибез. Киләчәктә сезне алмаштырырдай егетләр булып үсәрбез дип ышандырабыз.
Тимур Маланин, Динар Харисов, Рәсүл Мөбарәкҗанов, Олы Кибәче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары
Нет комментариев