Ленар Вафин: җиңүчеләр тәрбияләүче остаз
Район яңалыклары

Ленар Вафин: җиңүчеләр тәрбияләүче остаз

Кеше үз эшен чын күңелдән яратып башкарса, ул эш кенә түгел, яшәү рәвешенә дә әйләнә.

 

Ленар Вафин
Ленар Вафин

Җиңүләр артында — остаз хезмәте

Кеше үз эшен чын күңелдән яратып башкарса, ул эш кенә түгел, яшәү рәвешенә дә әйләнә. Бу Саба урта мәктәбенең физкультура укытучысы Ленар Ренат улы Вафин мисалында да шулай. Балаларда спортка мәхәббәт уятып, аларда физик көч кенә түгел, ә рухи ныклык та тәрбияләүче остаз бүген республикада иң күп Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре әзерләүче укытучы булып та танылды.

Көрәш келәме — ихтыяр мәктәбе

Кечкенәдән кулына сөлге алып, келәмнәрдә бил алышкан егет балачактан ук үз юлын сайлый. Тимершык урта мәктәбендә укыганда көрәш буенча Татарстан чемпионатларында яшьләр арасында ике тапкыр җиңүче, ике тапкыр призер, олылар арасында узган турнирларда өч тапкыр пьедесталның югары баскычларына менүгә ирешә. Район командасы составында баскетбол, хоккей ярышларына йөри. Татар дәүләт гуманитар институтының физик тәрбия факультетында белем алганда да яраткан шөгылен ташламый, Саба һәм Казанның Яңа Савин районнары данын яклап келәмгә чыга.

 Остазның җиңүе – шәкертләр уңышында
 Остазның җиңүе – шәкертләр уңышында

Көрәш келәме ул — үз көчеңне сынау гына түгел, ул, әлбәттә, көчле ихтыяр мәктәбе дә. Шушы мәктәпне лаеклы үткән остаз буларак, Ленар Ренат улы бүген үз тәҗрибәсен укучылары белән бүлешә. Спорт беркемгә дә җиңел генә бирелми. Ул нәкъ менә Ленар Вафин кебек көчле рухлы, таләпчән, максатчаннарны ярата. Көрәшченең йөрәге шундый: ул келәмдә барган бил алышуларны тыныч кына кабул итә алмый. Ленар Вафинның да ярсу йөрәге һәрвакыт мәйдан уртасына тартыла: быел да Тимершык авылы Сабан туенда баш батыр булып калуга ирешә.

Остазлар салган сукмактан

"Тимершык мәктәбе спорт ягыннан бик көчле иде. Мин атнаның өч көнен мәктәптә, өч көнен ярышларда булдым. Алтынчы сыйныфка кадәр гел "5"ле билгеләренә генә укыдым, аннары дәресләрне күп калдыру билгеләрдә чагыла башлады. Спортның көрәш, хоккей, баскетбол төрләрен күбрәк яраттым. Спортка мәхәббәт тәрбияләгән укытучы-тренерларыма зур рәхмәтлемен. Минем уңышларымда укытучыларым Шамил Шакиров, Альберт Биктимеров, тренерым Айрат Латыйповның өлеше зур. Без бүгенге көндә аларның юлын дәвам итәбез», — ди ул.

Үз юлын тапкан остаз

Остаз буларак беренче хезмәт сәхифәләрен 2011 елда ул чактагы кадет мәктәбе дип аталучы белем йортында инструктор буларак башлый. 2013 елдан 2022 елга кадәр Сәләтле балалар мәктәбендә физкультурадан белем бирә. Бүгенге көндә эшчәнлеген Саба урта мәктәбендә дәвам итә. Районыбызга эшкә кайткан көннән укучыларны спорт серләренә өйрәтә, балалардагы сәләтне күреп, аны камилләштерергә ярдәм итә, алай гына да түгел, биек үрләргә рухландырып, зур максатларга ирешүгә әйди.

Укучыларым-горурлыкларым ди Ленар
Укучыларым-горурлыкларым ди Ленар

Шәкертләр җиңүе — остаз горурлыгы

Укытучының иң зур җиңүе — укучылары китергән уңыш икәнлеге билгеле. Ленар Ренат улын да шәкертләре зур җиңүләре белән куандырып торалар, күпсанлы ярышларда, олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

«Олимпиадада беренче уңышларыбыз 2015 елда булды. Анда ике укучым республикада җиңүче булып танылдылар. 2016 елдан Россия күләмендәгеләрендә катнаша башладык. Бүгенге көндә 31 укучым Россия күләмендә урын алды. Шуның 6сы — җиңүче, 25е призер булуга иреште. Ә төбәкара һәм республика буенча узган олимпиадаларда укучыларым 112 призлы урын яуладылар», — дип сөйли Ленар Вафин уңышлары турында.

Үз һөнәренең остасы булган мөгаллим 2020 елда республиканың иң яхшы укытучылары арасында узган конкурста җиңүче булып таныла. 2021–2024 елларда дүрт ел рәттән Бөтенроссия олимпиадасы финалистларын әзерләгән укытучы буларак махсус стипендиягә лаек була. Узган уку елында Ленар Вафин Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабында дүрт җиңүче һәм призер әзерләп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Зур җиңүләргә илткән юл

Әлбәттә, бу уңышларга ирешүдә укытучыдан күпме тырышлык, һөнәри осталык, сабырлык, вакыт белән исәпләшмәү соралганы аңлашыла. Хезмәтенә чын күңелдән бирелгән, укучысының һәр уңышы өчен янып яшәүче остаз үзенең шәкертләренә карата таләпчәнлеген дә яшерми.

«Дөресен генә әйткәндә, балаларның буш вакытлары юк. Күнегүләр август башыннан май аена кадәр дәвам итә. Спорт белән кызыксынган укучылар күп, күп нәрсә кешенең теләгеннән тора. Уңышка ирешүдә дә бу мөһим роль уйный. Олимпиадаларда катнашу укучылар өчен стимул да булып тора. Россия күләмендәге олимпиадаларда җиңгән укучыларга БДИда рус теле һәм математиканың база төрен генә тапшырып, конкурстан тыш төрле уку йортларына керү мөмкинлеге булдырылган.

 

Җиңү мизгелләре
Җиңү мизгелләре

Бүгенге көндә Мәскәүдә өч укучыбыз югары белем ала. Аларга уку йортлары үзләре махсус чакыру юллыйлар. Олимпиада нәтиҗәләре дүрт ел үз көчендә кала, ягъни укучы 8 сыйныфта җиңү яуласа, 11 сыйныфны тәмамлагач укырга керә ала. Күп укучыларым Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында белем алалар. Быел да ике укучы әлеге уку йортын сайлады. Дөресен әйтим, мин хәзер укучыларны олимпиадаларга әзерләгәндә район, республиканыкын гына күздә тотмыйча, Россия күләмендә урын алу мөмкинлегеннән чыгып сайлыйм», — ди Ленар Вафин.

Яңа үрләр әле алда

Татарстанның физик тәрбия укытучылары арасында иң алдынгы урынны биләгән, күкрәген «Татарстанның физик тәрбия һәм спорт отличнигы» билгесе бизәгән Ленар Вафинның һәм аның укучыларының ирешәсе тагын да зур уңышлары алда булсын дип кенә теләргә кала.

Ленар Вафинны район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикли
Ленар Вафинны район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикли

 


Нет комментариев