Шушы истәлекле көн уңаеннан Рая Нурәхмәт кызын Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, Саба районара почтамты начальнигы Рафил Заһидуллин, Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова тәбрикләделәр.
Җитәкчеләр юбилярга ихлас котлау сүзләрен җиткереп, изге теләкләрен юлладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Юбилярның гомер юлы илебез тарихындагы зур үзгәрешләр, авыр һәм җаваплы еллар белән бәйле. Аның буынына хас булган сабырлык, тырышлык, тормышны ярату һәм рух ныклыгы бүгенге яшь буын өчен дә матур үрнәк булып тора.
Хөрмәтле Рая Нурәхмәт кызы! Һәр туар таң Сезгә шатлык, күңел тынычлыгы һәм бәхет алып килсен! Гомер көзегез алтын, картлыгыгыз бәхетле булсын!
Нет комментариев