Хәзер мошенниклыкның нинди генә төрләре юк.
«Дропперлар: мошенниклар өчен „пәрдә“ булу һәм шуңа карата җаваплылык»
Алар утлы күмерне башкалар кулы белән дә тотарга да нык остардылар. Әйтик, кырыкалдарлар җинаять схемаларында үз банк счётларын кулланмаска тырыша, бу максатка башка кешеләрне — дропперларны җәлеп итәләр. Моның өчен гамәлдәге кануннар нигезендә нинди җаваплылык каралган? Бу хакта Саба район 1нче суд участогы җәмәгать судьясы Руслан Рамил улы Нәбиуллин сөйли.
«Канун ничек үзгәрде: 187нче мәддә буенча яңа нормалар»
Билгеле булганча, 2025 елның 26 июнендә РФ Президенты тарафыннан 176нчы Федераль закон имзаланды. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 187нче статьясына (түләү чараларының хокуксыз әйләнеше) үзгәрешләр кертте. Шулай итеп, дропперлар өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнде. Статьяның асылы — финанс системасын һәм кешеләрнең хокукларын акча күчерү өчен инструментларны ялган юлы яки законсыз куллану белән бәйле гамәлләрдән яклау.
Ул берничә бүлектән тора һәм һәрберсенең үз үзенчәлеге бар
Беренче өлештә сүз ялган әйберләр әзерләү, сатып алу, саклау, транспортировкалау (файдалану яисә сату максатларында), шулай ук сату турында бара. Аларга түләү карталары, акчаларны күчерү турында күрсәтмәләр, документлар яки түләү чаралары (акчадан һәм кыйммәтле кәгазьләрдән тыш), шулай ук акчаларны хокуксыз кабул итү, бирү яки күчерү өчен махсус төзелгән электрон чаралар, чыганаклар, җайланмалар, программалар керә.
«Дропперлар кемнәр һәм алар ничек эшлиләр»
Дропперларның бурычы — мошенниклар өчен пәрдә булу. Алар — яшьләр, студентлар һәм юридик культураны аңлый алмаган кешеләр. Хәзер һәркем диярлек теләсә кайсы банкта карта ачу мөмкинлегенә ия. Хезмәт түләүсез, күп очракта бушлай. Алар үз карталарына һәм счётларына алдау корбаннарыннан акча кабул итә. Ә аннары урланган суммаларны җинаятьне оештыручыларга күчерәләр яки кулларына акчалата тапшыралар.
Бу эш белән үзләре шөгыльләнмичә, банк карталарын башкалар куллансын өчен сатып җибәрүчеләр дә очрый. Әгәр афера ачылса, беренче чиратта нәкъ менә арадашчы куркыныч астында кала. Кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккән кеше акчаны дропперга күчерә бит, һәм ул нәкъ менә аны җинаятьче дип саный — булган хәл турында үзенең банкына хәбәр итә һәм полициягә гариза бирә.
Шулай итеп, хокук саклау органнары акча урлау фактларын тикшергәндә, иң беренче чиратта дропперга чыга. Кеше җинаять җаваплылыгына тартылып, суд карары буенча зыян күрүче югалткан бөтен сумманы түләргә дә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.
Нинди җәза каралган?
Күрсәтелгән гамәлләрне кылган өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең бер елдан ике елга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штрафтан алып биш елга кадәр мәҗбүри эшкә тарту яисә алты елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза каралган. Әгәр дә җинаять оешкан төркем тарафыннан кылынса, штраф суммасы бер миллионга, иректән мәхрүм ителү срогы җиде елга кадәр җитәргә мөмкин. Дропперны җинаятькә җәлеп итүче ачыкланса, әлбәттә, алга таба судка аны бирәчәкләр.
—Безнең районда 187нче статья буенча җаваплылыкка тартылучылар бармы?
—Вәзгыятьнең җинаять эше кузгатуга барып җиткәне юк. Әмма шәһәр районнарында андый очраклар шактый. Мисалга, Яшел Үзәндә Капитонов (фамилиясе үзгәртелде) акчага кызыгып (аңа 20 мең сум тәкъдим итәләр) билгесез кешегә банк картасын бирергә ризалаша. Бераздан аның исеменә ачылган счетка 449000 сум акча күчерелә.
Әлеге сумма мошенник тарафыннан банкомат аша алына. Капитоновның гамәле 187нче статьяның 3нче өлеше нигезендә квалификацияләнә. Ягъни банк картасын табыш алу кызыксынуыннан хокуксыз операцияләр башкаруы өчен башка затка тапшыру. Җәмәгать судьясы аны 80 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тарту һәм 6 мең сум акчасын конфискацияләү турында карар чыгара.
—Дроппер булмас өчен нишләргә?
—Эш максатында акчалар күчерү өчен шәхси счётларны кулланырга ризалашмаска, чит кешеләргә карта бирмәскә һәм үзегезнең онлайн-банкка керү мөмкинлеге белән таныштырмаска кирәк. Ялгыш килгән акчаларны беркая да кире җибәрмәгез. Үзегезның банкка мөрәҗәгать итегез һәм җибәрүченең реквизитлары буенча кире күчерүне сорагыз.
Ундүрт яше тулган балаларга финанс иминлеге кагыйдәләрен аңлатыгыз. Беренче чиратта үз картасын һәм онлайн-кабинетына керү өчен мәгълүматны чит кешеләргә бирүнең аяныч нәтиҗәләре турында кисәтегез.
Нет комментариев