Кыр эшләре дәвам итә
Үсә кукурузларым...
«Үсә кукурузларым, сөям ферма кызларын» дип узган гасырның 60нчы елларында "кыр патшасы«н игү кампаниясе башлангач җырлаганнар. Әлеге культураны массакүләм кертү Хрущев хакимияттән киткәч тукталып кала. Әмма кукурузны бөртеккә үстерү 1920 елларда ук үзенең мөһимлеген күрсәтә. Идел буе төбәгендә, мәсәлән, бөртекле культуралар уңышы бөтенләй булмаганда аның орлыклары ачлыкка дучар булучылар санын киметергә ярдәм иткән.
«Саба» җәмгыяте механизаторлары кызу эштә
Кукурузга игътибар соңгы елларда кабат үзгәрде. Быел районыбызда ул 6143 гектарда игелде. Аны бөртеккә суктыруда «Саба» җәмгыяте механизаторлары эшли. Бригаданы атна уртасында Сатыш бүлекчәсе кырларыннан эзләп таптык. «ДжонДир» комбайннары хуҗалары Рөстәм Газизҗанов белән Айрат Галимуллин эшкә керешергә соңгы әзерлек чаралары күрәләр иде.
Комбайннарны кукуруз урырга әзерлиләр
Алар инде бөртекле культуралардан якынча 25әр мең центнер ашлык суктырып алырга өлгергәннәр. Хәзер комбайннарын кукуруз суктыруга көйләгәннәр. Моның өчен барабанның аскы өлешен һәм ургычны алыштырырга кирәк икән. Озак эш түгел.
«Бер ай инде кукуруз суктырабыз. Теләче районына кергән Айдар авылы янындагы 100 гектарлы участоктан башлаган идек. Аннары Казанчы Бигәнәйгә якын кырда, „Урта Саба“, Тимершык, Явлаштау бригадаларында эшләдек. Хәзер монда күчтек. Юеш түгел икән, икебезгә 40-45 гектар суктырып була,— диде Рөстәм Газизҗанов.
Алар суктырган бөртекне «Иген» кооперативына прицеплы "КамАЗ«ларда Раил Хәйбриев һәм Альфред Галәвин ташый. Бер рейс ясасалар, 4 бункердан бушатылган 27-28 тонна уңыш кайта.
Бер килограммын киптерү – 60 тиен
«Саба» җәмгыяте директоры Адель Билалов әйтүенә караганда, азык үзәгенә китерелгән уңышның дымлыгы 33-34 процент тирәсе була. Ул беренче катында 20 процентка кадәр киптерелә. Кукурузның дымлылыгы 13-14 процентка калганнан соң крахмал 76 процент тәшкил итә. Әлеге күрсәткечтә бер килосының азык берәмлеге 1,34 килога тигез. Бер килограммын киптерү уртача 60 тиенгә чыга.
«Рөстәм Газизҗанов белән Айрат Галимуллин бик тырыш егетләр. Комбайн ватылса да, сервис чакырыгыз дип тормыйлар, үзләре ремонтка кереп китәләр. Иртәгә Казанга уңыш бәйрәменә озатабыз үзләрен»,- дип Адель Билалов аларга кырга алып килгән пакетларны һәм «Экспо» үзәгенә чакыру билетларын тапшырды.
Аздан да күңел була
Кешенең аздан да күңеле була. Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен профсоюздан шифаханәләргә бирелгән юлламалар да эшкә рухларын нык күтәргән. Аларны әле Кибәче бригадасында кукуруз басулары көтә. Сатыш хуҗалыгында кыр эшләренең барышы белән тулырак агроном Ризат Габдерахманов таныштырды.
«Сезон тәмамлану чорына якынлаша. Урып-җыюга килгәндә, көзге һәм язгы культуралардан 50 мең центнерга якын уңыш үстерелде. Симәнәгә дигән орлыклар чистартылып складларга урнаштырылды. Фуражга дигәне „Иген“ азык цехына ташылып һәм киптерелеп амбарларга салынды. Быел беренче тапкыр 400 гектарда көнбагыш үстердек.
Сынау елы булуына карамастан, 7 мең центнерга якын уңыш чыкты һәм кабул итү пунктларына тапшырылып бетте.Кукурузның „Вилора“, „Агата“, „Воронежский-158“, «Прохладненский» сортларын 470 гектарда чәчкән идек. Шуның 300 гектарыннан алынган масса Сатыш траншеясына силоска салынды. Хәзер орлыкка дигәнен Баландыш ягында 80 гектарлы басуда сугу бара.
Бүген төнлә температура минустка китеп, нык кырау төшкән иде. Иртә баштан ук комбайнчылар эшкә керешә алмады.Шуңа күрә кичке сәгатьләргә кадәр суктыру планлаштырыла. Уңыш 70-74 центнер чыга. Шул ук вакытта җир эшкәртү бара. Барлыгы 3691 гектар мәйданда сөрү җирләре бар. Шуның 1 мең гектарын күпьеллыклар алып тора.
Көзге чәчү 500 гектарда үткәрелде. Кукуруз игеләчәк җирләрне тирәнәйтеп эшкәртеп, туңдырганчы калган мәйданнарда ноябрь башына кыр эшләрен тәмамларга планлаштырабыз", — диде белгеч.
Уңыш чыгышы куандыра
Район буенча 20 октябрьгә кукуруз барысы 873 гектар мәйданда бөртеккә суктырылган. Уңыш чыгышы 76440 центнер тәшкил итә. Силос 138380 центнер күләмендә салынган. Җир эшкәртү планының үтәлеше 81 процент тәшкил итә.
Нет комментариев