Олыязда  махсус хәрби операция каһарманнары истәлегенә «Эндуро буенча ачык күнегүләр» узды
Район яңалыклары

Олыязда махсус хәрби операция каһарманнары истәлегенә «Эндуро буенча ачык күнегүләр» узды

Чара 18 октябрь көнне Олыязның «Салкын чишмә» трассасында узды.

Катнашу Саба районы райдерлары өчен генә иде. Катлаулы трассада үзләренең көчләрен сынарга 30га якын егет теләк белдерде. Алар юниорлар, яңа гына кросс мотоциклларында йөри башлаучылар һәм профессионаллар төркемнәрендә осталыкларын күрсәттеләр.

Катнашучыларны башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов һәм җитәкчеләр сәламләде. Райдерлар таудагы текә сукмаклар, махсус ясалган каршылыклар аша да уздылар, автомобиль өстеннән дә сикерделәр, һәркем җиңүгә омтылды.

Призерларга дипломнар, медальләр һәм махсус бүләкләр тапшырылды. Ачык күнегүләрнең спонсорлары: «Әхмәтов» фермер хуҗалыгы (җитәкчесе Гыйльфан Әхмәтов), «Игенче» җәмгыяте (Алмаз Зарипов), укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы (Хаҗи Фәйзрахманов), «Сабэнергосервис» җәмгыяте (Айдар Яхин), Рашат Мөхәммәдиев (автосервис), «Эндуро Саба» егетләре, «Дакар» автосалоны, «Панорама» кибете (Теләче, Алмаз Насыйбуллин), Олыяз егетләре (матди материал).

 

📹 Чараның күңелле мизгелләрен ВИДЕОда карагыз👆


Нет комментариев