Биредә ул 400ләп экспонат булдырган
Байлар Сабасында яшәүче Васил Гыйләҗиев 30 елдан артык тарихны бөртекләп җыя. 1995 елдан бирле ул үз йорты тирәсендә үзенчәлекле музей булдыра. Бүген биредә 400ләп экспонат саклана. Аларның бер өлешен Васил абый үзе эзләп тапса, икенчеләрен кешеләр алып килә. Һәркайсына номер сугып, махсус теркәп бара ул.
«Экспонатларның һәрберсе йөрәк аша үтеп җыелган», - ди Васил абый.
Васил абыйның күңел җылысын биреп тудырган музеена бергәләп күз салыйк!
Нет комментариев