Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Алты атна эчендә ярминкәдә 542,5 тонна шикәр кайтарылган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 52 процентка күбрәк: 253,5 тонна он – 22 процентка, шулай ук 853,6 мең тонна йомырка 3,3 процентка күбрәк. Шул ук вакытта соңгы ике атнада он һәм йомырка китерү күләме көзге ярминкәләр башланганнан бирле максималь күрсәткечләргә җитте», – дип сөйләде ул.
Җәббаров сүзләренчә, башка социаль әһәмиятле продуктлар белән тәэмин итү дә арттырылган. Әйтик, сыер ите – 17 процентка, казылык эшләнмәләре – 24 процентка, ат һәм сарык ите – 53 процентка, каты сырлар – 22 процентка арткан.
«Кәбестә, кишер, башка яшелчәләр, ярмалар, бал һәм сөт китерү күләмнәре арттырылды», – дип ассызыклады ул.
Ярминкә көннәрендә китерелгән продукциянең гомуми бәясе 743,7 млн сум тәшкил иткән. Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән алып 27 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-avyl-xualygy-yarminkalarenda-sikar-on-ham-iomyrkaga-ixtyya-zur-5930889
Нет комментариев