«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты проекты гамәлдә
Сәламәтлекне югалтканчы саклау, авыргач дәвалануга караганда, күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә 19–25 октябрь көннәрендә диспансерлаштыруның әһәмиятен тагын бер кат искәртәбез. Ул сәламәтлеккә янаган куркынычларны вакытында ачыкларга, авыруларны башлангыч чорында ук белеп алырга ярдәм итә.
Диспансерлаштыру турында нәрсәләрне белергә кирәк?
✅ Тикшеренү бушлай үткәрелә. Моның өчен паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы гына кирәк.
✅ Диспансерлаштыруны яшәү урыны буенча поликлиникада узарга мөмкин.
✅ Тикшеренү узу өчен эштән азат ителү хокукы каралган: барлык хезмәткәрләргә — 1 көн, пенсия яшенә җитеп килүчеләргә һәм эшләүче пенсионерларга — 2 көн.
Диспансерлаштыру ни өчен мөһим?
Ул хроник авыруларны һәм аларның килеп чыгу куркынычын арттыручы факторларны иртә ачыкларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, тикшерү программасына яман шеш авыруларын ачыклауга юнәлдерелгән 7 төр скрининг, шул исәптән маммография һәм ПСА (простатага хас антиген) анализы да керә.
Диспансерлаштыру ике этапта уза. Беренчесендә кешенең гомуми сәламәтлек торышы бәяләнә һәм сәламәтлек төркеме билгеләнә. Икенче этапта, кирәк булса, өстәмә тикшерүләр үткәрелә.
Авыру билгеләре сизелгәнне көтмәгез!
Сәламәтлек турында кайгыртуны бүгеннән башлагыз. Вакытында узган профилактик тикшерүләр — озын һәм сәламәт гомернең мөһим шарты. Диспансерлаштыру узу өчен үз поликлиникагызга алдан язылыгыз! Сәламәтлегегез — үз кулыгызда!
Нет комментариев