Тимершыкта “Йөрәктән-йөрәккә” дип исемләнгән хәйрия концерты узды
Район яңалыклары

Тимершыкта “Йөрәктән-йөрәккә” дип исемләнгән хәйрия концерты узды

Чараны гармунчыларның «Кыңгыраулы гармун» төркеме махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү йөзеннән оештырды

Әлеге концертта ераклардан Буа, Ульяновск, Яр Чаллы, Тукай һәм башка район, шәһәрләрдән килгән гармунчы, җырчы, биючеләр катнашты. Аларның максатлары Татарстан буенча махсус хәрби операциядә катнашучы барлык егетләргә ярдәм итү, үз өлешләрен кертү иде.

Концерт искиткеч яхшы, тәрбияви, зәвыклы узды. Бу һәвәскәр артистлар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, җылы өйләреннән, гаиләләреннән аерылып китеп, зур эш башкаралар. 3 сәгать дәвамында барган концерт сизелми дә үтеп китте. Матур итеп төрле гармуннарда, курайда уйнаулары, моңлы җырлары, шаян такмаклары, дәртле милли биюләре — барысы күңелгә сары май булып ятты.

Концертны үзенең матур шигырьләре, җырлары, һәрбер чыгыш ясаучы турындагы үзенчәлекле сөйләме белән, үзебезнең Миннислам Кәримов алып барды. Әфәрин артистлар дибез сезгә! Алга таба да иҗади уңышлар телибез. Моң чишмәгез мәңге саекмасын, сафларыгыз кимемәсен! , дип рәхмәт сүзләрен җиткерә Миңсылу Миннеханова ВКдагы "Тимершык көндәлеге"ндә

 


Нет комментариев