Ул һөнәри ориентация остаханәләре аша үтеп, яңа проектлар һәм аларны гамәлгә ашыру этаплары турында белеште.
18 октябрь көнне «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева килде. Һөнәри ориентация остаханәләре аша үтеп, яңа проектлар һәм аларны гамәлгә ашыру этаплары турында белеште. Министр урынбасары учреждениедә яшәүче балигъ булмаганнар белән танышты, алар үз мәнфәгатьләре һәм түгәрәк кабинетларындагы дәресләре турында сөйләделәр.
Нет комментариев