Бәйрәмдә әтиләр белән бергә әниләр дә катнашты
Әти-әниләр викторинада һәм конкурсларда актив катнаштылар, музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар. 1 һәм 2 сыйныф укучылары бәйрәм җыры башкардылар, шигырьләр укыдылар, викторинада тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм кунаклары балаларының төрле юнәлештәге әсәрләрен, көйләрен, халык җырларын баянда уйнауларын зур игътибар белән карадылар. Чара ахырында балалар әти-әниләренә үз куллары белән иҗат иткән сувенирлар бүләк иттеләр.
Нет комментариев