Район хакимиятендә «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» төбәкара оешмасы Саба бүлегенең гомуми җыелышы узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Координацион советы әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, ТР Премьер-министры ярдәмчесе, «ТР МХО ветераннары ассоциациясе» рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко, төрле ведомство һәм структура җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, махсус хәрби операция ветераннары катнашты. Сөйләшүнең төп темасы — махсус операция ветераннарына ярдәм күрсәтү, аларны социальләштерү буенча эшне оештыру.
Районнан — 511 хәрби
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Гариповның чыгышыннан күренгәнчә, район хәрби комиссариаты аша махсус хәрби операциягә 511 кеше киткән (133 — өлешчә мобилизация аша, 378 — контракт буенча), 76 кеше хәрби бурычын үтәгәндә вафат булган, 9 кеше хәбәрсез югалган.
Гуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итә
Районда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барыла. Махсус хәрби операция зонасына 40,9 млн сумлык 70 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптән 20 берәмлек техника җибәрелгән, хәзер дә штабларда ярдәм туплау зур оешканлык белән дәвам итә.
Ветераннар һәм аларның гаиләләре социаль яклау астында
Районыбызда контракт сроклары төгәлләнгән һәм яралану нәтиҗәсендә инвалидлык алган 31 хәрби хәрәкәт ветераны исәпләнә.
Ветераннарга һәм аларның гаиләләренә төрле ярдәм чаралары күрсәтелә: мобилизацияләнгәннәрнең балалары бакчага түләүсез йөри, мәктәптә дә бу категория укучылар өчен туклану бушка оештырылган. Мобилизацияләнүче үзе, хатыны һәм баласы (18 яшькә кадәр) үзарасалым түләүдән азат ителә.
Мәдәният учреждениеләрендәге чараларга түләүсез (коммерцияле концертлардан тыш), йөзү бассейны, боз сарае, спорт комплексының тренажер заллары хезмәтеннән алар бушлай файдалана ала. Шулай ук мобилизацияләнгәннәр транспорт салымыннан азат ителә, кредит каникулларына чыга һәм ипотека түләүләрен кичектереп тора ала.
Мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен социаль яклау бүлегендә, район үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләрендә кайнар телефон элемтәсе эшли. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» иҗтимагый хәрәкәтенең гуманитар ярдәм җыю пункты хәрбиләребезгә булышлык күрсәтүне дәвам итә.
Алда — яңа бурычлар
«Без бүген ватаныбыз алдында изге бурычларын үтәүче егетләребез каршында бурычлы. Һәм һичшиксез ветераннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез», — дип йомгаклады чыгышын Ирек Гарипов.
Соңыннан «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» төбәкара оешмасының Саба бүлегенең киләсе эшчәнлегенә бурычлар билгеләнде, белгечләр хәрби хәрәкәт ветераннарының аерым сорауларына җаваплар бирделәр.
Нет комментариев