15–16 октябрь көннәрендә Байлар Сабасының «Алтын туп» универсаль спорт залында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Ярышларда 14 команда көч сынашты. Саба районы командасы, югары осталык һәм бердәмлек күрсәтеп, мактаулы II урынны яулады!
Ярыш нәтиҗәләре: I урын — Мамадыш районы; II урын — Саба районы; III урын — Буа районы.
Районыбыз командасын лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да спортта зур уңышлар, яңа казанышлар һәм матур җиңүләр телибез! Афәрин, Саба!
Нет комментариев