Һәр кеше үзенең шәҗәрәсен бушлай ала, ә проект үзе Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә моңарчы күрелмәгән яңалык.
Район хакимиятендә республикада гамәлгә ашырылучы уникаль проект — «Ядкәр» генеалогия порталына Саба районы халкы шәҗәрәсен урнаштыру буенча киңәшмә узды. Чарада ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл җирлекләре башлыклары, архив, мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, укытучылар, тарихчылар катнашты.
Әлеге проект Архив эше буенча дәүләт комитеты, Генеалогия үзәге, архивчылар һәм галимнәрнең хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла. Киләчәктә Саба районының һәр кешесе өчен үз нәселенең тарихын тирәнтен өйрәнү, шәҗәрә төзү кебек уникаль мөмкинлекләр ачылачак. Һәр кеше үзенең шәҗәрәсен бушлай ала, ә проект үзе Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә моңарчы күрелмәгән яңалык.
Гөлнара Зәкәрия кызы «Ядкәр» генеалогик проектының эш асылын аңлатты һәм интеллектуаль системаның мөмкинлекләре хакында сөйләде. Портал ничек тулылана? Беренче этап — конкрет торак пункт буенча архив документларын барлау. Моны проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче архив белгечләре башкара. Аннары бу документлар тәрҗемәчеләр һәм волонтерлар тарафыннан эшкәртү узганнан соң, мәгълүматлар электрон таблицага кертелә, авыл халкының шәҗәрәләре төзелә. Шул ук вакытта халык белән дә эш алып барыла.
«Без бу эшкә авыл җирлекләре башлыкларына да кушылырга, авылларда яшәүче 18 яшькә җиткән һәр кешедән шәхси мәгълүматларны һәм генеалогик тикшеренүләргә анкеталарны эшкәртүгә ризалык җыярга ярдәм итүләрен сорыйбыз. Хәзер башка шәһәрләргә һәм илләргә күчеп киткән туганнар белән элемтәгә керү мөһим — ул вакытта шәҗәрә тулы күләмле булачак. Барлык мәгълүматларны порталга йөкләгәннән соң эшне ясалма интеллект башкара — ул язмаларны чагыштыра һәм бер кысага сала»,-дип сөйләде Гөлнара Габдерахманова.
«Ядкәр» порталын безнең районда эшләтеп җибәрү һәм аның даими эшчәнлеген тәэмин итү өчен архивчылар «Ревизские сказки» һәм "Метрика китаплары«н тәрҗемә итүдә, авыл кешеләреннән шәхси мәгълүматларны һәм анкеталарны эшкәртүгә ризалык җыюда волонтерлар ярдәменә таяна. Акча түләп яллаган шәхси генеалогның еллар буена сузылган эзләнүләре монда ярты сәгать эчендә башкарыла, ә тулы шәҗәрә 2-3 сәгать эчендә төзелә. Шәхси кулларда шәҗәрә бәясе бүген — 60 меңнән алып миллион сумга кадәр тора, «Ядкәр» проекты кысаларында авылның һәр кешесе аны бушлай эшләтә ала. Өстәвенә «Ядкәр» бөтен авылның, һәр яшәүченең шәҗәрәсен берьюлы төзи.
Шулай итеп, тиздән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша үз гаиләңнең шәҗәрәсен бушлай алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов хакимият ягыннан проектка һәрьяклы ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады. Бу эшкә һәр авыл җирлегендә яшьләрнең, тарихчыларның, ветераннарның бердәм рәвештә кушылулары сорала. Хәер, бу эшкә һәрберебезнең кызыксынуы кирәк, чөнки ул барыбызга да кагыла. Мәгълүматларны туплауда үз өлешебезне кертсәк иде.
Нет комментариев