Сабада әтиләр һәм уллар бердәмлек сынавы үтте
Яңалыклар

Сабада әтиләр һәм уллар бердәмлек сынавы үтте

Бүген «Саба-Арена» спорт комплексында «ӘТИ + МИН» («ПАПА + Я») IV Республика чемпионатының финал ярышлары узды.

Әлеге мәртәбәле чара республикабызның төрле төбәкләреннән килгән спорт сөюче, актив тормыш рәвеше алып баручы гаиләләрне бер мәйданга туплады. Татарстанның 43 муниципаль районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән 75 гаилә җитезлектә һәм бердәмлектә көч сынашты. Бәйгедә Саба районы данын өч команда — Айдар һәм Камил Вәлиевлар, Азат һәм Илзат Вәлиуллиннар, Булат һәм Самат Мәүлетовлар яклады. Алар чемпионатның район күләмендә узган этабында җиңеп, республика финалында катнашу хокукына ия булганнар иде.

Спорт бәйрәменә республикабызның иң күркәм спорт гаиләләре килде
Спорт бәйрәменә республикабызның иң күркәм спорт гаиләләре килде

«Әти — гаиләнең ныклы терәге»

Чемпионатның тантаналы ачылышында катнашучыларны һәм кунакларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде. Ул үз чыгышында Әтиләр көненең әһәмиятенә тукталып, гаилә кыйммәтләрен саклауда, балаларга дөрес тәрбия бирүдә әтиләрнең роле бәяләп бетергесез булуын билгеләп үтте. Сабаның мондый республика чарасын кабул итүе зур дәрәҗә булуын әйтте, барлык командаларга уңышлар, гадел көрәш, онытылмаслык тәэсирләр теләде.

Катнашучыларга Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстанның «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Адель Заһретдинов та изге теләкләрен җиткерделәр. Чыгышларда гаиләдә әти абруен күтәрү, әтиләрнең бала тәрбиясендә актив катнашуын хуплау, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруның мөһимлеге ассызыкланды.

Катнашучыларны республика һәм район җитәкчеләре сәламләде
Катнашучыларны республика һәм район җитәкчеләре сәламләде


Изге эшләр дә игътибардан читтә калмады

Спорт бәйрәме барышында игелеклелек һәм үзара ярдәмләшү кебек күркәм гамәлләргә дә урын бирелде. «Ценим жизнь» хәйрия оешмасы тарафыннан хәрбиләребез өчен әзерләнгән кирәк-яраклар Саба районының гуманитар ярдәм әзерләү штабына тапшырылды. Йөкләрне Татарстан хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары буенча бүлеге җитәкчесе Фәнис Закиров кабул итеп алды.

Саба гуманитар ярдәм ярдәм әзерләү штабына кирәк-яраклар тапшыру вакыты
Саба гуманитар ярдәм ярдәм әзерләү штабына кирәк-яраклар тапшыру вакыты

Бер команда, бер максат, бер җиңү теләге

Тантаналы ачылыштан соң, ниһаять, күптән көтелгән ярышларга старт бирелде. Спорт мәйданында чын мәгънәсендә кызу көрәш башланды. Командаларга төрле каршылыклардан торган сынауларны мөмкин кадәр тизрәк үтәргә кирәк иде. Һәр секунд кадерле. Һәр хәрәкәт нәтиҗәгә йогынты ясый. Шуңа күрә катнашучыларның бер генә мизгелгә дә игътибарларын читкә юнәлтергә вакытлары булмады. 

Ярыш мизгелләре
Ярыш мизгелләре

Кайбер сынауларда балаларның җитезлеге өстенлек итсә, икенчеләрендә әтиләрнең тәҗрибәсе һәм сабырлыгы ярдәмгә килде. Шулай итеп, һәр команда үзен бербөтен итеп тоярга, бер-берсенә ышанырга өйрәнде. Ә тамашачылар, гаилә әгъзалары һәм җанатарлар көчле алкышлар белән командаларга рух өстәп тордылар. Әлеге мизгелләрдә кемнең кайсы районнан килүе дә икенче планга күчкәндәй булды. Барысын да уртак бер хис - спортка мәхәббәт, гаилә өчен горурлык һәм җиңүгә омтылыш берләштерде.

Ярыш мизгелләре
Ярыш мизгелләре

«Монда катнашу үзе үк зур мәртәбә!»

Саба районы данын яклаучы Айдар һәм Камил Вәлиевлар өчен дә бу чемпионат истәлекле вакыйгага әверелгән.

 Үзебезнең районда узган ярышларда беренче урынны алып, республикакүләм бәйгедә катнашу хокукын яуладык. Мондый зур ярышка әле беренче килүебез. Бик ошый! Сынаулар төрле, һәрберсе үзенчә кызыклы. Монда иң көчлеләр, иң җитезләр җыелган. Әлбәттә, һәркемнең җиңәсе килә. Әмма безнең өчен иң мөһиме — бирегә килеп, республика күләмендә районыбыз данын яклау, үз көчебезне сынау. Мондый бәйгедә катнашу үзе үк зур мәртәбә! - дип тәэсирләре белән уртаклашты Айдар Вәлиев.

Әти янәшәдә булганда, җиңүләр дә якынрак!
Әти янәшәдә булганда, җиңүләр дә якынрак!

Аның сүзләрендә күп кенә катнашучыларның уртак фикере чагыла. Чөнки спортта җиңү һәрвакыт беренче урын алу дигән сүз генә түгел. Кайчак иң зур җиңү — куркуыңны җиңү, балаң белән бергә каршылыклар аша үтү һәм аның уңышына ихлас сөенә белү.

Алты малайлы гаиләдә спорт — тормыш рәвеше

Чемпионатка килгән һәр гаиләнең үз тарихы, үз традицияләре, үз уңышлары бар. Сарман районының Җәлил бистәсеннән килгән Бәхтегәрәевлар гаиләсе белән танышу да аеруча кызыклы булды. Әтиле-уллы Бәхтегәрәевларны ярышларга әниләре Гөлшат ханым да озата килгән. Ул гаиләнең спортка мөнәсәбәте, балалар тәрбияләү серләре турында бик теләп сөйләде.

Сарманнан Бәхтегәрәевлар гаиләсе
Сарманнан Бәхтегәрәевлар гаиләсе

Баксаң, бу гаиләдә алты малай үсә икән! Һәм аларның барысы да спорт белән дус. 

 Безнең гаиләдә алты малай тәрбияләнә. Барысы да спортчылар, йөзү белән шөгыльләнәләр. Олы улларыбыз — игезәкләр, алар спорт мастерлыгына кандидатлар. Иң кечкенәбезгә дүрт яшь тула, ул да йөзү белән кызыксына башлады. Ир балаларны үстерү авыр дип әйтмәс идем. Алар әтиләреннән үрнәк алып, тәртипле, тырыш, акыллы булып үсеп киләләр. Тәрбия эшендә әби-бабаларыбыз да зур ярдәм күрсәтә. Безнең гаиләдә спорт беренче урында. Ул балаларны тәртипкә, дисциплинага, максатчанлыкка өйрәтә. Улларыбыз — безнең зур горурлыгыбыз, — ди Гөлшат ханым.

Алты малай үстерү — зур хезмәт тә, зур җаваплылык та. Һәрберсенең холкын аңларга, сәләтен үстерергә, уңышларын күреп сөенергә, кирәк чакта дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Бәхтегәрәевлар гаиләсендә исә спорт уртак кызыксыну гына түгел, балалар тәрбияләүнең мөһим бер чарасына әверелгән.
Әлеге гаилә мисалы тагын бер хакыйкатьне раслый: балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләү генә җитми, иң элек өлкәннәрнең үзләренә үрнәк күрсәтү мөһим. Әти-әниләре спортны яраткан, хезмәтне хөрмәт иткән гаиләдә балалар да шушы кыйммәтләрне күңелләренә сеңдереп үсә.

Җиңү шатлыгы — уртак шатлык

Ярышлар кызганнан-кыза барды. Һәр команда үз мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга, каршылыкларны мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышты. Берәүләрне тәҗрибә коткарса, икенчеләргә җитезлек һәм тапкырлык ярдәм итте.
Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр артта калды, нәтиҗәләр ясалды, иң җитез һәм иң бердәм командалар билгеләнде.

«ӘТИ + МИН» IV Республика чемпионатының финал ярышларында беренче урынны Казан шәһәренең Авиатөзелеш районыннан Руслан һәм Арслан Ермолаевлар гаиләсе яулады.  Икенче урынга Зәй районыннан Максим һәм Демид Савгильдиннар, ә өченче урынга Чистайдан Евгений һәм Геннадий Морозовлар лаек булды.  Җиңүчеләргә кубоклар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләү тантанасы шатлыклы мизгелләргә, ихлас алкышларга һәм истәлекле тәэсирләргә бай булды.

 Әлбәттә, пьедесталга өч команда гына күтәрелде. Әмма бу көнне спорт мәйданына чыккан һәр әти һәм һәр бала үзенчә җиңүче иде. Чөнки алар иң кадерле нәрсәләрнең берсен — бергә үткәрелгән вакытның, үзара ярдәмләшүнең һәм гаилә бердәмлегенең кыйммәтен тагын бер кат тойдылар.

Казаннан Руслан һәм Арслан Ермолаевлар җиңүче пьедесталында
Казаннан Руслан һәм Арслан Ермолаевлар җиңүче пьедесталында

Әти белән үткәрелгән вакыт — иң кадерле бүләк

Сабада узган «ӘТИ + МИН» республика чемпионаты нәкъ менә шушы кыйммәтләрне алгы планга чыгарды. Ул төрле районнардан килгән гаиләләрне берләштерде, әтиләр һәм балалар арасындагы ышанычны ныгытты, сәламәт яшәү рәвешенең матур үрнәген күрсәтте.

Җиңүчеләрне тәбрикләү мизгелләре
Җиңүчеләрне тәбрикләү мизгелләре

 Бәйгедә катнашкан малайлар еллар узгач та әтиләре белән бергә каршылыклар аша үткән, бер-берсенә терәк булган, җиңү өчен көрәшкән шушы мизгелләрне җылы хисләр белән искә алырлар, мөгаен. Бәлки, нәкъ менә шушы көн аларның күңелендә спортка мәхәббәтне тагын да көчәйтер, үзләренә ышаныч өстәр. Иң мөһиме - балалар бу көнне әтиләренең янәшәсендә булуын, аларның игътибарын һәм кайгыртуын тойды.


Нет комментариев