Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды: бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз да бар
Район яңалыклары

Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды: бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз да бар

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган, бүләкләнүчеләр арасында Татарстаннан да өч вәкил бар.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин һәм Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән билгеләп үтелде.

Саба районының Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев «Россиянең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Моннан тыш, Россиянең халык артисты Илдар Абдразаковның абыйсы, Башкорт опера һәм балет театры артисты Әскәр Абдразаковка «Россиянең халык артисты» исеме бирелде.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/putin-nagradil-trex-otlicivsixsya-tatarstancev-5930755


Нет комментариев