Саба урман хуҗалыгына -95 ел
Район яңалыклары

Саба урман хуҗалыгына -95 ел

Бәйрәм котлавы

Саба урман хуҗалыгын 95 еллык күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! 95 ел — ул бай тарих, фидакарь хезмәт, буыннар дәвамчанлыгы һәм табигатькә чиксез мәхәббәт! Урман — ул җиребезнең яшел байлыгы, халкыбызның горурлыгы, киләчәк буыннарга тапшырыр изге мирасыбыз. Ә шушы байлыкны саклаучы, үстерүче һәм аңа җан җылысын бирүче урман хезмәткәрләре — табигатьнең чын сакчылары!

95 ел дәвамында Саба урман хуҗалыгы үзенең данлы хезмәт юлын үтеп, зур уңышларга иреште, матур традицияләр булдырды, үз эшенә тугры булган берничә буын белгечләр тәрбияләде. Бу олугъ юбилей — ветераннарыбызның фидакарь хезмәтенә хөрмәт, бүгенге коллективның тырышлыгына югары бәя һәм киләчәккә зур өмет билгесе! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, хезмәтегездә яңа казанышлар һәм имин көннәр телибез! Игелекле хезмәтегез киләчәк буыннар өчен матур мирас булып калсын!
Саба муниципаль район советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев