Юлбат китапханәсендә «Икмәк булса - бар да була» дип исемләнгән уңыш бәйрәме узды
Район яңалыклары

Юлбат китапханәсендә «Икмәк булса - бар да була» дип исемләнгән уңыш бәйрәме узды

Чараны Бөтендәнья икмәк көне уңаеннан балалар өчен китапханә мөдире Нәсфия Хәмитова үткәрде.

Өстәлдә икмәккә һәрчак иң кадерле урын бирелә. Ул — тормыш символы, элек-электән шулай булган һәм бүген дә шулай булып кала. Чара барышында балалар икмәк турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, аны әзерләүдә катнашучы һөнәр ияләре турында фикер алыштылар. Ахырда алар икмәкне ни өчен хөрмәт итәргә кирәклегенә нәтиҗә ясадылар һәм тәм-томнар белән сыйландылар.

Икмәк турында укучылар да сөйләде
Икмәк турында укучылар да сөйләде

 


Нет комментариев