China Eastern Airlines компаниясе Казан-Шанхай маршруты буенча даими йөк авиаэлемтәсе ачты. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Рейслар киң фюзеляжлы һава суднолары ярдәмендә атнага өч тапкыр – чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла, дип аңлаттылар ведомствода.
Шул ук вакытта, йөкләрне Шанхай аша Кытай шәһәрләренә дә, бөтен дөнья буйлап авиакомпаниянең маршрут челтәре буенча да җибәрергә мөмкин. Авиакомпаниянең маршрутлар географиясе киң: Токио, Сеул һәм Гонконгтан алып Сингапур, Дәһли һәм Каһирәгә кадәр.
Әлеге маршрутны ачу «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә. Россия илкүләм проектлары - җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт программалары ул. Алар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм максатларга ирешүдә һәм 2030 елга кадәр исәпләнгән илнең социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруда төп алымнарның берсе булып тора.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/otkryto-gruzovoe-aviasoobshhenie-mezdu-kazanyu-i-sanxaem-5930661
Нет комментариев