Урамда көз: организмны ныгыту өчен елның бу фасылында нәрсә ашарга кирәк?
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Урамда көз: организмны ныгыту өчен елның бу фасылында нәрсә ашарга кирәк?

Бездән киңәш-сездән эш

 

Табында-витаминлы сый
Табында-витаминлы сый

 Көзге туклану: энергия һәм кәеф өчен иң кирәкле ашамлыклар

Көз — кояш нурлары кимеп, көннәр суытырга тотынган чор. Бу вакытта организмга энергия һәм кәефне күтәрүче ашамлыклар бигрәк тә кирәк. Белгечләр көз көне рационга түбәндәге продуктларны өстәргә киңәш итә:

Банан

Баллы ашарга теләк туганда, банан — менә дигән чишелеш. Андагы глюкоза, фруктоза һәм сахароза энергия бирә. Калий, триптофан һәм В төркеме витаминнары көз көне еш очрый торган кәефсезлекне киметергә ярдәм итә. Истщ тотыгыз: көнгә бер генә банан — фигураны саклау өчен оптималь күләм. Артыгы тазаруга китерергә мөмкин.

Чикләвекләр

Көзен организм кышка энергия туплый, шуңа калорияле ризыклар кирәк. Ләкин «тиз углеводлар» (фастфуд) урынына чикләвекләрне сайлагыз. Алар энергия чыганагы булып тора. Зур күләмдә кулланмаганда, чикләвекләр фигурага зыян китерми. Омега-3 май кислоталары йөрәк эшчәнлеген яхшырта.

Груша

Груша — организмны чистартучы пектинга бай җимеш. Стрессны киметүче фруктоза да аның составында җитәрлек.

Кызыл һәм сары төстәге яшелчә-җимешләр (Кишер, кабак, борыч, чөгендер)

Бу продуктлар эндорфин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуны стимуллаштыра. Көз көне күпләргә җитмәгән бу гормонны табигый юл белән арттыру мөһим. Иң файдалы вариант — зәйтүн мае белән кушып ашау.

Кәбестә (Брюссель, төсле, брокколи)

Кәбестә төрләре — көзге рационның мөһим өлеше. Алар кальцийга (сөткә караганда күбрәк) һәм С витаминына (әфлисуннан да артыграк) бай.

Суган

Йөткергәндә яки төчкергәндә генә түгел, ә көн дәвамында куллану файдалырак. Суганның антисептик һәм бактерицид үзлекләре вирусларны үтерергә ярдәм итә, шулай итеп, көзгә хас авырулардан саклый.


Нет комментариев