Әлеге мәртәбәле чара Россия һәм Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләрен берләштерә.
15–16 октябрь көннәрендә «Цинк Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Саба муниципаль районы экспозициясе составында, Казан шәһәренең Универсаль осталык үзәгендә узучы II Россия–Һиндстан «ТАЙМ» бизнес-форумында үз продукциясен тәкъдир итә. Биредә хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен киң мөмкинлекләр тудырыла. «Цинк Саба» ҖЧҖнең форумда катнашуы компаниянең халыкара партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә, экспорт мөмкинлекләрен киңәйтүгә һәм яңа базарларга чыгуга омтылышын күрсәтә.
Форум кысаларында Саба муниципаль районы вәкилләре Россия һәм Һиндстан партнерлары белән тармактагы заманча үсеш юнәлешләрен, җитештерү кооперациясе мөмкинлекләрен һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын тикшерәчәк.
Мондый дәрәҗәле очрашулар гамәлдәге эшлекле элемтәләрне ныгыту белән беррәттән, яңа хезмәттәшлек күперләре салырга, перспективалы проектларга юл ачарга һәм озак вакытлы үсеш өчен ныклы нигез булдырырга ярдәм итә.Россия һәм Һиндстан арасында хезмәттәшлек ныгысын, уртак проектлар уңышлы тормышка ашсын
Нет комментариев