Сабалылар «Татарстан — Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең XI хисап-сайлау съездында катнаштылар
Район яңалыклары

Сабалылар «Татарстан — Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең XI хисап-сайлау съездында катнаштылар

Съездда өч еллык эшкә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

Бүген Казанда «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең XI хисап-сайлау съезды узды. Съезд делегатлары бертавыштан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе итеп сайладылар. 

Съезд барышы
Съезд барышы

 ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашучыларга Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. Республика Рәисе хәрәкәтнең Татарстанда җәмгыять бердәмлеген һәм иҗтимагый‑сәяси тотрыклылыкны ныгытуга күпьеллык өлеш кертүен билгеләп үткән, шулай ук активистларга системалы эшләре һәм социаль әһәмиятле инициативаларда катнашулары өчен рәхмәт белдергән.

 Фәрит Мөхәммәтшин Хәрәкәтнең узган өч елдагы эшчәнлеге турында хисап ясады. Ул хәрәкәттә катнашучыларның һәм активистларның сайлау кампанияләрендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә, патриотик тәрбия бирүдә, спортны үстерүдә, экологик инициативаларда һәм яшьләр белән системалы эшләүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Ул Югары Совет әгъзаларына, территориаль бүлекләр советларына, Башкарма комитет хезмәткәрләренә, активистларга, ветераннарга һәм барлык тарафдарларга иҗади хезмәтләре һәм битараф булмаганнары өчен,  шулай ук муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларына, хакимият вәкилләренә инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Бу катлаулы чорда бигрәк тә бердәм булып калу, традицион кыйммәтләргә тугрылыкны саклау, Россиянең терәк регионы буларак Татарстанны алга таба үстерү юнәлешен саклау мөһим. «Татарстан – Яңа гасыр» киләчәктә дә туган республикабызның һәм бөтен бөек илебезнең чәчәк атуына лаеклы өлеш кертер дип ышанам», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясый
Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясый

Съездда «Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәте Уставына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде, хәрәкәтнең Югары Советы һәм аның Президиумы әгъзалары сайланды. 

  Съездда районыбыздан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Гарипов, «ТНВ» иҗтимагый хәрәкәтенең Саба бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Иксанова, район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Илмира Галимуллина, Саба урман хуҗалыгы инженеры Зоя Мултанова, район хакимиятенең әйдәп баручы белгече Нур Гаязов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, район инвалидлар оешмасы рәисе Әмин Миннеголов катнашты.


Нет комментариев