Танылган якташыбыз Мөдәррис  Минһаҗев туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә
Яңалыклар

Танылган якташыбыз Мөдәррис Минһаҗев туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә

Бүген якташыбыз, рәссам, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗевның туган көне. Чын күңелдән котлыйбыз!

 

Мөдәррис Минһаҗев
Мөдәррис Минһаҗев

Рәссам 1953 елның 13 октябрендә Саба районы Шәмәрдән авылында туган. Ижевскида Удмурт дәүләт университетының сәнгать-графика факультетында белем алганнан соң, ул гомерен сынлы сәнгатькә багышлый. Мөдәррис Минһаҗев пейзаж, портрет, натюрморт, шәмаил һ.б. жанрларда иҗат итә. Аның хезмәтләрен һәрдаим Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә үткәрелә торган күргәзмәләрдә күрергә мөмкин.

Мин гаиләдә өченче бала булып, ике кыздан соң дөньяга аваз салганмын. Моңа әнием Саҗидә аеруча куанган: ниһаять, Мөхетдингә ир бала алып кайттым, дигән. Дөрес, миннән соң Тәбриз энем туа. Тик беренче малай булгангамы, миңа булган мәхәббәтләре кимемәде. Туганнар арасында да аерым хөрмәт бар. 

Уйлыйм-уйлыйм да әти-әниемнең иплелегенә, тәрбия ысулларына хәйран калам. Бервакыт әтигә эшендә капчык белән шикәр комы биргәннәр. Төш вакытында эшенә вилсәпит белән килдем дә багажникка салып бәйләп алып кайтып киттем. 

Әкәмәт: капчык тәгәрмәчкә тиеп тишелгән дә, эчендәгесе сибелеп кайткан, төбендә бераз гына калган иде. Их, мин әйтәм, әти эләктерә инде. Ул, ярар, улым, язмагандыр инде, башка вакытта игътибарлырак бул, дип кенә әйтте. Шул сүзләрне әле дә хәтерлим. 

Кайбер кеше, башкаларның нәрсә уйлавына исем китми, ми­ңа барыбер, ди. Миңа барыбер түгел: якташларым, дусларымның биргән бәһасе бик мөһим. Кеше телендә яхшы эшең, яхшы атың калсын!

«Мәдәни җомга» газетасыннан.


Нет комментариев