Сабаның иске зиратында өмә үткәрелә
Район яңалыклары

Сабаның иске зиратында өмә үткәрелә

Изге эштә катнашырга чакырабыз

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык мәкале. Мәңгелек йортыбызны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы.15 октябрь көнне 8.00 сәгатьтә Байлар Сабасының Г. Закиров урамындагы ябык зиратта да өмә үткәреләчәк. Зур оешмалардан – 2, кече оешмалардан 1 кеше катнашуы көтелә. Өмәгә килүчеләргә триммер һәм балта алып килүләре сорала. Һәркемнең изге эштә катнашуларын сорыйбыз, дип мөрәҗәгать итәләр Саба шәһәр җирлегеннән. 


Нет комментариев