Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучылары Павел Осипов җитәкчелегендә «Хайтек. Юниорлар» Халыкара балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗат фестиваленең төбәк этабында катнаштылар.
Ике көн дәвамында балалар, конкурска кирәкле детальләрне проектладылар, аларны 3D-принтерда бастырдылар һәм программа кодын яздылар. КАМАЗ" ГАҖ сәнәгать партнерыбызның куйган бурычлары гади түгел иде, ләкин алар балалар өчен бик кызыклы булып чыкты.
Бәйгедә Шәмәрдән «Үсеш» лицее командасы 4 нче урынны яулады. Балалар КАМАЗ һәм Кванториумнан истәлекле сувенирларга, ә биремне иң яхшы үтәгәннәр кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
Нет комментариев