Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләү дәвам итә. Арча инкубаторыннан Рамиль һәм Луиза ханым егетләребезгә җибәрү өчен сабалыларга 70 чеби китергәннәр. Чебешләрне Иске Мичәндә улы махсус хәрби операциядә булган Рәзилә Мөбарәкшина хуҗалыгында чистартып хәстәрләү өчен өмә оештырылды. Иттән тушенка ясарга ниятлиләр. Бу изге эшкә җәлеп ителгән һәркемгә зур рәхмәт әйтәбез. Егетләребезгә насыйп ризыклар булсын иде, диләр апалар.
Нет комментариев