Мишәбәш ФАПына яңа белгеч килде
Район яңалыклары

Мишәбәш ФАПына яңа белгеч килде

Медицина өлкәсендә - яңа кадрлар

Таныш булыгыз — районыбызда яңа яшь белгеч, Мичәнбаш фелҗдшер-акушерлык пункты фельдшеры Галимуллин Зөфәр Илнур улы.

Шушы көннәрдә Зөфәр Илнур улы район үзәк китапханәсендә китап укучылар өчен грипп һәм ОРВИ профилактикасы турында файдалы һәм актуаль әңгәмә үткәрде.

Яшь белгеч белән очрашу барышы
Яшь белгеч белән очрашу барышы

Белгеч авыруның беренче билгеләренә аерым игътибар бирде, авыру симптомнары барлыкка килү белән өйдә калырга һәм һичшиксез медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Очрашу диалог форматында узды. Китапханә укучылары, бигрәк өлкән буын кешеләре белгечкә борчыган сорауларын бирделәр.


Нет комментариев