Кабачкидан бик тәмле, ипигә ягып ашый торган икра ясыйбыз
Аш-су

Кабачкидан бик тәмле, ипигә ягып ашый торган икра ясыйбыз

Мөгаен, кабачкиларыгызны ашап бетермәгәнсездер, бик тәмле рецепт белән бүлешәбез, ясап карагыз әле.

Кирәк булачак: 3 кг. кабачки; 350 гр. томат пастасы ( «Кухмастер» булса әйбәтрәк); 4 баш суган, 4 кишер, 0.5 аш кашыгы тартылган кара борыч; 7 тырнак сарымсак; 1-1.5 аш кашыгы тоз; 1 аш кашыгы шикәр комы;

Әзерләү: Яшелчәләрнең барысында иттарткыч аша үткәргәч, майлаган табада әкренләп бутый-бутый кыздырырга һәм бер сәгать вакыт узгач, томат пастасы, сарымсак, шикәр, тоз, кара борыч кушарга. Тагын бер сәгать пешергәннән соң, чиста банкаларга тутырып, яхшылап каплап куярга. Суынгач суыткычка куярга яки подвалга төшерергә.


Нет комментариев