Изге эшкә балалар да теләп кушылдылар
Көзге чор табигатьтә генә түгел, кеше тормышында да бар - ул зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе. Ел саен үткәрелә торган Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән "Яшь йөрәкләр" волонтёрлары һәм балалар йорты хезмәткәрләре белән берлектә ылыслы агачлар утыртылды.
Утыртылган агачлар үсәчәк, ныгыячак, кайгыртучан куллар истәлеген саклаячак. Шунысы игътибарга лаек: агач утырту-экология турында кайгырту гына түгел, ә иң мөһиме - җирдә эз калдыру мөмкинлеге, үзең турында хәтер, киләчәк буыннар өчен үзенчәлекле үгет - нәсихәт.
Нет комментариев