Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Рәхимә Шакирҗанованы 101 яшьлек юбилее белән котладылар
Район яңалыклары

Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Рәхимә Шакирҗанованы 101 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов тапшырды.

Рәхимә Шакирҗанова    1925 елның  16 октябрендә Теләче районы Иске Җөри  авылында  дөньяга килә. 1948 елда Югары Шытсу  авылы егете Шарипҗанга  кияүгә чыга. Алар бик тәртипле 1 ул, 3 кыз устергәннәр. Рәхимә  апа хезмәт юлын туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып башлап җибәрә. 16 яшеннән урман кискән, окоп казыган, агач кискән, Казанда тоз чыгаруда, Кукмарада итек фабрикасында да эшләгән. Югары Шытсуга килен булып килгәннән соң Рәхимә  апа “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан.  Аның эш стажы 40 елдан артык.

Рәхимә апаның өйдә урыны түрдән
Рәхимә апаның өйдә урыны түрдән

Намуслы, тырыш хезмәте өчен Рәхимә апа күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Рәхимә апа  Югары Шытсу авылында малае Мөдәрис, килене Гөлнур  тәрбиясендә гомер итә. Аның 5 оныгы бар. Киң күнелле, ярдәмчел,  һәркемгә рәхмәтле Рәхимә апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.


Нет комментариев