95 еллык данлы юл: Саба урман хуҗалыгы күркәм юбилеен билгеләп үтә
Район яңалыклары

95 еллык данлы юл: Саба урман хуҗалыгы күркәм юбилеен билгеләп үтә

Йөз елга якын тарихы булган бу легендар предприятие гади урман хуҗалыгыннан илдәге алдынгы фәнни җитештерү үзәгенә әверелде.

Саба урман хуҗалыгы: гасырлык традицияләр һәм яңарыш юлы

Урман байлыгын саклап, киләчәккә атлау Бүген Саба урман хуҗалыгы — республиканың уникаль яшел фонды гына түгел, ә Россия урман тармагының танылган флагманы да, анда сакчыл урман торгызуның гасырлар буе дәвам иткән традицияләре заманча цифрлы һәм селекцион технологияләр белән уңышлы үрелеп бара.

 

Тарих битләре: урман хуҗалыгының беренче адымнары

Саба урман хуҗалыгы 1930 елда Симет, Ленин һәм Мишәбаш урманчылыклары базасында булдырыла. 1931 елда Лесхоз бистәсе төзелә башлый. Якындагы авыл кешеләре эшчеләр өчен бараклар, ашханә һәм йортлар салалар.  Бөек Ватан сугышы чорында 1963 елга кадәр хәзерге Саба урман хуҗалыгы биләмәсендә Шәмәрдән урман сәнәгате хуҗалыгы эшли. Ул чакта агачны тоташ кисү ысулы белән зур күләмдә әзерлиләр, бу исә урман-чимал базасының шактый ярлылануына китерә һәм шуңа бәйле рәвештә урман сәнәгате хуҗалыгы юкка чыгарыла.

 

 Яңа җитәкче

 

1962 елда ТАССРның урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Гуляев Республиканың ул чактагы башлыгы Фикрәт Табиевка Кызыл Йолдыз урманчылыгының талантлы урманчысы Нургали Миңнеханов турында сөйли һәм аны Саба леспромхозы  җитәкчесе вазыйфасына куярга тәкъдим итә. Яшь белгеч белән аралашкач, Табиев ризалаша.

 

Яшь җитәкче алдында – катлаулы бурычлар

 

Нургали Миңнехановка авыр мирас эләгә: 3,5 мең гектардан артык урман киселмәгән, тузган бараклар, юлсызлык һәм инфраструктура булмау... Нормаль тормыш алып бару өчен  леспромхозга елына кимендә 100 мең кубометр чимал әзерләргә кирәк була. Электрсыз калган урман биләмәсендә мондый күләмдә эш башкарып булмый, билгеле. Леспромхозны урман хуҗалыгына үзгәртеп кору мәсьәләсе килеп баса. Яшь директорның газаплы уйлар белән күпме йокысыз төннәр үткәрүен күз алдына да китерүе кыен. Сүз бит иң элек кешеләр турында бара...Һәм ул моңа чишелеш таба.

 

Кыю карарлар һәм урманчылыкта яңа алымнар

 

Нургали Миңнехан улы һәрвакыт кызыксынучан була, күп укый һәм һөнәри яңалыклардан хәбәрдар була. Ул күптән түгел генә эшләнгән сайлап кисү ысулларын гамәлдә кулланырга карар кыла. Бу ысул буенча урманны тоташтан кисмиләр, ә корыган, авыру һәм тиешле өлгерү дәрәҗәсенә җиткән агачларны гына кисеп алалар. Мондый алым кулланганда кисү өчен билгеләнгән урман фонды гамәлдә бетми диярлек. Ил өчен бу чын яңалык була.  Беренче булып җаваплылыкны үз өстенә алырга һәркем дә батырчылык итмәс иде, әмма Нургали Миннехан улы кыюсызлардан түгел. Соңрак «сирәкләндерү» ысулы күп кенә урман хуҗалыкларында кулланыла башлый...

Нургали Миннеханов
Нургали Миннеханов

Урманны тәрбияләү — киләчәккә нигез салу

Яшь директор урманны тәрбияләп кисү эшләренә дә игътибар бирә. Ылыслы агачларның яшь үсентеләре чистартылмаган ботаклар арасыннан яктылык һәм туклану җитмәү сәбәпле, еш кына һәлак булалар. Ул чорда урман хуҗалыгын алып бару системасы урманны тәрбияләп кисүне тыя. Миңнеханов бу каршылыкларны ачык күрә һәм башка юл булмавын аңлый. Ул әлеге ысулны кулланырга карар кыла һәм кабат бу яңалыкка беренче булып юл салучылардан була. Ә 1994 елда ул чор өчен алдынгы саналган бу технология рәсми рәвештә законлаштырыла.

Тәнкыйтькә бирешмәгән җитәкче

Ул вакытта күпләр Нургали Миңнехан улының яңача фикерләвен аңламый, аның эшен каты тәнкыйтькә дучар итә. Әмма ул сайлаган стратегиясеннән тайпылмый. Аның яңалыкка омтылган алымы нәтиҗәсендә урман сәнәгате хуҗалыгы җитештерүне чимал белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итә.

Хезмәт җиңүләре һәм зур казанышлар

Коллективның көче урман пунктын реконструкцияләүгә, агач яру рамасын урнаштыруга, тирән эшкәртү цехларын төзүгә юнәлдерелә. Директорның уйлап эш итүе предприятиегә тулы рентабельлеккә чыгарга мөмкинлек бирә. Леспромхоз алты ел рәттән Бөтенсоюз социалистик ярышларында җиңә һәм КПСС Үзәк Комитетының, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагын ала, СССРның ВДНХ Мактау тактасына кертелә.

Лесхоз бистәсенең яңарышы

Нургали Миңнехан улы җитәкчелегендә бистә тулысынча үзгәрә: яңа йортлар төзелә, газ үткәрелә, юллар салына, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты барлыкка килә.  Хәтта лаеклы ялга чыккач та ул бистә тормышында актив катнаша. 2000 елда аның инициативасы белән булачак картлар йортына беренче нигез ташы салына. Нургали Миңнеханов үзе артыннан бай мирас калдыра. 2001 елда Лесхоз бистәсендә аңа атап һәйкәл куела... әйтерсең, легендар урманчы әле дә үз халкы белән...

 

Урманны тәрбияләү — киләчәккә нигез салу

Саба урман хуҗалыгы ярты гасыр инде югары планканы тота, предприятие табигатькә зыян китермичә яши һәм үсә, урманның табигый торгызылуын тәэмин итә. Нургали Миңнеханов үз үрнәгендә лаеклы тарафдарлар тәрбияләде. Аннан эстафетаны аның улы Рәис Миңнеханов (1990-1999), аннары Васил Гыйззәтуллин (1999-2023), Илһам Рәхмәтуллин (хәзер җитәкче-урманчы) кабул итте. Саба урман хуҗалыгы бүгенге көндә 6 урманчылыкны (Корса, Кукмара, Ленин, Мишәбаш, Сабабаш, Шәмәрдән) берләштерә. Хәзерге вакытта «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» бюджет учреждениесенә Хаҗи Фәйзрахманов җитәкчелек итә.

Урман үстерүдә инновацион технологияләр

Бистәдәге «Урман селекция-орлыкчылык үзәге» — дөнья дәрәҗәсендәге югары технологияле инновацион комплекс булып тора. Биредә ябык тамыр системалы үсентеләр һәм генетик үзлекләре яхшыртылган урман орлыклары җитештерү өчен заманча технологияләр кулланыла. Бу утырту материалын вегетация чорында теләсә кайсы вакытта файдаланырга, материал чыгымнарын ике тапкырга киметергә, сыйфатлы продукция куллану хисабына республика урманнарының продуктивлыгын арттырырга һәм урман культуралары булдыруга киткән чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Европаның иң эре комплексында ел саен 12 миллионнан артык үсенте үстерелә.

Урман сагында- үз эшенең осталары
Урман сагында- үз эшенең осталары

 

Агач эшкәртүдә яңа мөмкинлекләр

2013 елда бистәдә агач эшкәртү комплексы ачылды. Ул «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефть», «Нәфис Косметикс», «Казан май комбинаты», «Казаноргсинтез» җәмгыятьләре кебек эре предприятиеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Предприятие аз кыйммәтле агачны тирәнтен һәм калдыксыз эшкәртү өчен билгеләнгән. Продукциянең югары сыйфатын тәэмин итү максатыннан, җитештерүдә сыйфатлы җиһазлар кулланып, агач эшкәртү өлкәсендә иң заманча технологияләр кулланыла. 

Калдыксыз җитештерү — табигатькә сакчыл караш

Пилорама цехында поддоннар өчен чимал әзерләнә. Калган агач чүпләре ягулык гранулалары җитештерелә торган цехка җибәрелә. Он тарту цехында агач оны җитештерелә. Агач эшкәртү комплексында шулай ук сувенир продукциясе цехы да бар. Биредә халык куллануы товарлары һәм милли орнамент белән бизәлгән сувенирлар ясала. Комплекс биләмәсендә ел саен якынча 140 мең куб метр агач эшкәртелә.

Бүген утырткан нәни үсентеләр иртәгә шаулап үскән урманга әвереләчәк.
Бүген утырткан нәни үсентеләр иртәгә шаулап үскән урманга әвереләчәк.

 

 

Табигатьнең гүзәл почмагы — дендрология бакчасы

Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы — Саба урман хуҗалыгының йөзек кашы. Җәй уртасында ул җәннәт почмагыдай — хуш исле чәчәк бакчасына әверелә. Бу матур урын елына йөзләгән туристны җәлеп итә. Татарстанда бердәнбер саналган урман хуҗалыгы тарихы музее да күркәм бинасы белән генә түгел, кызыклы экспонатлары белән дә игътибарны җәлеп итә. 2018 елда ачылган тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясында банан, ананас, инжир, лимон кебек экзотик җимешләрнең ничек үсүен үз күзләрең белән күрергә мөмкин. Мондагы яшеллек дөньясына ел буе сокланырга була. 

Калдыксыз җитештерү — табигатькә сакчыл караш

Музей базасында «Ябалакта кунакта» театральләштерелгән экомаршрут оештырылган. Зирәк ябалак кунакларны каршы ала, аларны урманчылык традицияләре һәм төбәк табигате белән таныштыра.  Саба урман хуҗалыгы базасында 5 кибет һәм ашханә эшләп килә. Аның үз умартачылыгы да бар.  

 

Саба урман хуҗалыгы елдан ел куәтле техника белән тулылана
Саба урман хуҗалыгы елдан ел куәтле техника белән тулылана

Буыннарны берләштергән уртак мирас

Өлкән буын урманчыларга алмашка яшьләр килә. Хәзерге Саба урманчылары — югары белемле, мәгълүмати технологияләрне яхшы үзләштергән белгечләр. Аларга урманчылык эшен үзләштерү җиңелрәк тә бирелә. Теоретик белемнәрдән тыш, яшьләр кулында алдагы буыннардан күчкән бай мирас бар. Аларга бу хәзинәне саклап калу гына түгел, тагын да арттыру бурычы йөкләнгән.

Буыннарны берләштергән уртак мирас

Классик язучы Антон Чехов үз әсәрләрендә урманга, бакчага зур соклануын белдергән. «Ваня абый» пьесасында ул төп герой сүзләре аша үз хисләрен җиткерә:

«Үз кулларым белән утырткан яшь урман шаулавын ишеткәндә, мин шуны аңлыйм: ...әгәр мең елдан соң кеше бәхетле булса, моңа аз гына булса да минем дә өлешем кергән булыр»…

  Урманнар шаулавы тынмасын! Һәр буынга табигатьнең бу яшел байлыгына мәңге хозурланып яшәргә язсын. Аның тиңсез хәзинәсе тормышыбызны матурлыкка гына түгел, муллыкка, бәрәкәткә күмсен, тырыш халкыбызны ашлы да, эшле дә итсен!


Нет комментариев