Иске Икшермә кадет-интернат мәктәбенең 48 укучысы кадет анты кабул итте
Район яңалыклары

Иске Икшермә кадет-интернат мәктәбенең 48 укучысы кадет анты кабул итте

Батырлык, бердәмлек, туганлык, бурыч, намус, вөҗдан, дуслык – әлеге төшенчәләр кадет антының асылын тәшкил итә.

Кадет антына тугрылык

Батырлык, бердәмлек, туганлык, бурыч, намус, вөҗдан, дуслык — әлеге төшенчәләр кадет антының асылын тәшкил итә.Балаларга төпле белем белән бергә, хәрби-патриотик тәрбия бирүне төп бурычы итеп алган Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбенә быел гына кабул ителгәннәр 9 октябрьдә Ватанның лаеклы шәхесләре булачакларына ышандырып ант бирделәр. Кадетлар тормышындагы иң тантаналы көндә муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы консультанты Рөстәм Зиннәтуллин, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, башка рәсми затлар, әти-әниләр катнашты.

Кадетлар төз стройда тора
Кадетлар төз стройда тора

48 укучы тантаналы ант бирде

Тантанада район башлыгы Рәис Миңнеханов кадетларны тормышларындагы зур вакыйга белән котлады.

«Ант бирү ул — үз-үзеңә бурыч-максатлар кую һәм бу зур җаваплылык. Сез биредә белем белән бергә, хәрби тәртипкә дә өйрәнәсез. Әлбәттә, таләпләр югары, барыгызга да бер, сез аны үтәргә тиеш. Шулай булганда киләчәк тормышыгыз җиңел булачак. Алган белемнәрегез тормышыгызда зур терәк булсын, биргән антыгызга тугры калыгыз, зур уңышларга омтылып яшәгез», — диде Рәис Миңнеханов.

Аннары 48 укучы бер-бер артлы чакырылып, аларга кадет булуларын раслаучы таныклыклар тапшырылды. Һәрберсе «Кадетның тантаналы антын» укып, әлеге исемне югары һәм горур йөртергә, кадетлар хәрәкәтенең изге традицияләрен һәм данын арттырырга, Ватанга тугры һәм фидакарь хезмәт итәргә ант иттеләр.

Кадет анты кабул итү
Кадет анты кабул итү

Кадетларга зур ышаныч белдерелде

ТР махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Координацион Советы әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев кадетларга карата зур ышанычын белдерде.

«Сез — Ватаныбызның чын патриотлары, сезгә карагач киләчәккә ышаныч һәм өмет уяна. Илебезне чын күңелдән хөрмәт итүче һәм бәяләүче яшьләр булып үсәчәксез. Бу бик зур куаныч», — диде Эдуард Шәрәфиев.

ТР махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе, ТР Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко, Теләче һәм Саба районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров та укучыларны кадетларның тигез сафларына алынулары белән котладылар.

«Мин кадет корпусының бөтен коллективын котлыйм, мондый әзерлекле кадетлар үстерергә барлык мөмкинлекләрне булдырган район, республика җитәкчеләренә, әти-әниләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки аларга карагач, илебезнең ышанычлы кулларда икәнлегенә инанасың», — диде Владимир Викторович.

Уңышлары өчен хәрби дәрәҗәләр тапшырылды. Шулай ук тантанада спортта, укуда, һәрьяктан актив булып, зур уңышларга ирешкән 17 укучыга кадетларның төрле хәрби дәрәҗәләре тапшырылды. Кукмара районында яшәүче Нурсилә Хөснетдинова кызының биредә укуына бик шат.

«Кызым Альбина Гыйззатуллина үз теләге белән 8 сыйныфка бирегә укырга килде. Быел 9 сыйныфта укый. Мәктәпне бик ошата. Аеруча дисциплина ягыннан бик көчле булуы яхшы. Балалар биредә тәртипкә дә, мөстәкыйльлеккә дә өйрәнәләр. Болай булуы безгә — әти-әниләргә дә бик ошый. Тырышып укысыннар, сау-сәламәт кенә булсыннар», — ди әни кеше.

Хәрби осталык һәм тәртип — кадетларның төп сыйфатлары

Дөрестән дә, җитдилек биредәге һәрбер кадетка хас сыйфат. Тантанада катнашкан әти-әниләр балаларының чын хәрбиләрчә стройда йөрүенә, зур осталык белән башкарган барабанчылар, десантчылар, карабинчылар чыгышларына, дроннар белән идарә итү осталыгына соклангандыр. Болар барысы да хәрби әзерлекле булуның никадәр тырышлык, ихтыяр көче таләп итүен дәлилли.

«Монда мин тагын да җитдирәк булырга өйрәнәм»

«Мин 7 Б сыйныфында укыйм. Кечкенәдән хәрби тормыш кызыксындырды, шуңа әлеге кадет-интернат мәктәбен сайладым. Быел беренче ел гына укыйм. Миңа монда барысы да бик ошый. Яңа күп дуслар таптым. Хәрби тормыш бик кызыклы һәм һәр көн бик мавыктыргыч уза. Монда мин тагын да җитди булырга һәм барына да өлгерергә, үз-үзеңне тәртиптә тотарга өйрәнәм. Педагогик коллектив бик таләпчән, әмма биредә башкача була алмый», — ди Кукмарадан килгән Эльвина Зиннәтова.

Белем һәм хәрби әзерлек янәшә бара

Мәктәп-интернатта укучыларга фән нигезләрен тирәнтен үзләштерү белән бергә, физик яктан көчле, хәрби әзерлекле булырга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Кадетлар моны төрле бәйгеләрдә, хәрби ярышларда яулаган уңышлары, зур җиңүләре белән исбатлыйлар.

Кадетларның җиңүләре һәм киләчәккә максатлары

«Бүген мәктәбебездә Татарстанның 13 районыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән барлыгы 225 бала укый. Уңышларыбыз зур. Узган ел кадет мәктәпләре арасында патриотик тәрбия бирү, физик культура һәм тормыш иминлеге күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән „Победа“ хәрби-спорт уеннарында 1нче урынны алуга ирештек. Быел сентябрь аенда „Вперед, юнармейцы“ бәйгесенең алты төрдә узган ярышларында да иң яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, 1нче урынны яуладык.  Инде бүгеннән ноябрь аенда Икшермә кадет мәктәбе базасында узучы „Алга“ республикакүләм бәйгесенә ныклы әзерлек алып барабыз. », — диде Икшермә кадет мәктәп-интернаты директоры Илнат Хәсәнов.

Ышанычны акларлык яшь буын

Кадетлар үзләренә булган ышанычны хәрби-патриотик ярышларда гына түгел, киләчәктә ил алдында да югары дәрәҗәдә акларлар әле.


Нет комментариев