Сабада ТР атказанган төзүчесе Фәргать Нәбиуллин истәлегенә багышланган көрәш турниры узды
Район яңалыклары

Сабада ТР атказанган төзүчесе Фәргать Нәбиуллин истәлегенә багышланган көрәш турниры узды

Келәмдә Саба, Теләче, Кукмара, Биектау, Арча һәм Балтач районнарыннан 100гә якын яшь көрәшче көч сынашты

Фәргать Нәбиуллин  үзенең фидакарь хезмәте, тырышлыгы һәм төзелеш тармагына керткән өлеше белән хөрмәт казанган шәхес. Аның исеме, кылган игелекле эшләре һәм якты истәлеге бүген дә хөрмәт белән искә алына. Аның истәлегенә оештырылган әлеге турнир — милли көрәшебезне үстерү, яшь буында батырлык, ныклык һәм туган якның күренекле шәхесләренә хөрмәт тәрбияләү өчен әһәмиятле чара.


Нет комментариев