Көзге ярминкә муллык белән сөендерә, халыкны берләштерә
Район яңалыклары

Көзге ярминкә муллык белән сөендерә, халыкны берләштерә

Тормышларыбыз мул, өстәлләребез сый-нигъмәттән сыгылып торса да, халкыбызның матур традицияләрен саклап, районыбызда көзге уңышлар җыеп алынгач, ярминкәләр оештыру дәвам итә.

Ярминкәдә муллык һәм кышка әзерлек

Елдагыча, бу юлы да крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, сәүдә оешмалары үзләре җитештергән товарларны, продукцияләрне сатып алучыларга мулдан тәкъдим иттеләр.

Быелгы уңышның муллыгын ярминкәдәге сәүдә рәтләренең байлыгы һәм төрлелеге ачык күрсәтә иде. Салам, печән төргәкләре, ярылган утын, тирес төялгән «КамАЗ» машиналары озын рәт булып иртәдән тезелеп, сатып алучылар иң элек кышка запас кайгыртты. Печәннең зур төргәген 1500, саламныкын — 750, кечерәкләрен — 1200, саламның бәләкәй төргәген 500 сумнан тәкъдим иттеләр. Саба урман хуҗалыгыннан прицеплы ике «КамАЗ» белән алып килгән 4 метрга киселгән агачлар бик тиз ияләрен таптылар.

Сәүдәләр гөрләде
Сәүдәләр гөрләде

Бәрәңгегә сорау зур

Быел шәхси хуҗалыкларда бәрәңге уңышының мактанырлык булмавын ярминкәдә бәрәңге сата торган нокталарны эзләп алуларыннан да чамаларга була иде. «Саба» җәмгыятенең «Мичән» бүлекчәсе килограммын 30 сумнан тәкъдим иткән 3 тонна «Гала» сортлы бәрәңгене чират торып алып бетерделәр. Сатылып беткән буш арбаны күреп, уфтанучылар да булды. 

«Халык бик яратып алды. Бер сәгать эчендә сатып та бетердек. Болай сорау зур булыр дип уйламадык. Күбрәк тә алып килгән булыр идек», — диде зоотехник-селекционер Әнисә Гатауллина.

Ярминкә — очрашу һәм аралашу урыны

Ярминкә сатып-алу урыны гына түгел, ул очрашу, аралашу, хәл-әхвәл белешү чарасына да әверелде. Быел ул тирә-юнь районнардан килгән сәүдә рәтләре белән дә баеды.

«Өлкәннәр декадасы уңаеннан Саба шәһәр җирлегендә зур ярминкә уза. Үзләренең сәүдә рәтләрендә төрледән-төрле товарлар тәкъдим итүчеләргә дә, сатып алучыларга да бик зур рәхмәт. Алга таба да ярминкәләр булыр дип ышандырабыз. Райондашларыбыз үзләренең булган уңышлары белән бүлешсәләр, тирә-юнь районнардан — Арча, Теләче, Кукмарадан сатучылар килде. Алар барысы да сыйфатлы товарлар тәкъдим итеп, халкыбызны шатландыралар. Саба ярминкәсендә 56 техника сату итә. Балы да, мае да, икмәге дә, ите, яшелчәсе дә, җиләк-җимеш агачлары да күпләп тәкъдим ителә. Рәхим итеп теләгәнеңне сайлап алырга гына кала», — диде Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов.

Сәүдә рәтләрендә җаның ни тели шул бар иде
Сәүдә рәтләрендә җаның ни тели шул бар иде

Ит, балык һәм ашлык сәүдәсе

«Халиков» крестьян-фермер хуҗалыгы бу юлы да тавык итеннән товарларның киң ассортименты белән сөендерде, затлы деликатес — тавыкны йомырка белән тутыру өчен махсус әзерләп алып килгәннәр иде.

«Тутыру өчен ертылмаган, муены озын булган тавык кирәк. Шуңа эшкәрткәндә үк тутыру өчен махсус сайлап барам. Гади тавыкның килосын 400, тутыру өчен булганын 450 сумнан, тавык түшен 520, ботын 450 сумнан сатабыз. Эч-башы, канатлар, аш өчен махсус җыелмаларны ярминкә башлануга алып бетерделәр. Үзебездә җитештерелгән иттән, бернинди кушылмаларсыз әзерлибез, сосискаларга да сорау зур, барысы да бик тәмле», — дип сөйли Лилия Халикова.

Арчалылар алып килгән 1,5 тонна карп балыгына да сатып алучыларның озын чираты тезелде. Әлбәттә, ашлык төягән машиналар яныннан да халык өзелеп тормады.

«Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы бодайны 12, арпаны 11, кукурузны 20 сумнан тәкъдим итте.

«Ярминкәгә күп еллардан бирле йөрибез. Барлыгы 11 тонна икмәк алып килдек. Бәяләрдә үзгәрешләр юк диярлек. Узган ел бодай 11 сум булса, быел 1 сумга гына артты. Икмәкләр бик чиста, яхшы КЗСлар аша уздырылган. Халык бик яратып ала», — диде сатучы Гүзәлия Шакирова.

Хәләл иткә ихтыяҗ

Халыкны иң нык җәлеп иткәне яңа суелган хәләл ит сату нокталары булды. Итнең бәясен һәр җитештерүчедә төрлечә күрергә мөмкин иде. Сөяксез, йомшак кисәкләрен 900 сумнан сатучылар да булды. Мәсәлән, Юлбат авылыннан «Төхвәтуллин» шәхси ярдәмче хуҗалыгы сатучылары тана итен 620–750, бавырын 450 сумнан тәкъдим иттеләр.

Сатып алучылар ярминкәдән канәгать

Сабадан Рәхимә апа Вәлиуллинаны ярминкәдә 3 тулы сумка белән очраттык.

«Ярминкәләрне көтеп алып, гел яратып чыгам. Рәхәтләнеп күңелем теләгән әйберләрне күп итеп сатып алам. Юлбатлылардан ит, каймак, сыр, суган, чәчәкләр, бодай, арпа, карлыган алдым. Бәяләрдән дә канәгать. Кирәкнең кыйммәте юк диләр бит. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!» — диде ул.

Ярминкәдә муллык һәм бердәмлек

Сәүдә рәтләренең байлыгы һәркемне ерактан ук үзенә җәлеп итте. Ярминкәдән буш кул белән кайтучы булмагандыр. Камыр ризыклары, агач эшләнмәләре, сувенирлар, агач үсентеләре, гөлләр, сыер һәм кәҗә сөтеннән күп төрле продукция, төрле шифалы чәйләр, бал, кыскасы, муллык тантана итте.

Биредә халкыбызның уңганлыгы да, бердәмлеге дә, киң күңеллеге дә чагылды.

 


Нет комментариев