Татарстан муниципаль хезмәткәләре спартакиадасы сабалыларга өч җиңү китерде
Район яңалыклары

Татарстан муниципаль хезмәткәләре спартакиадасы сабалыларга өч җиңү китерде

Бу көннәрдә Татарстан муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча чираттагы ярышлар уза.

Саба районы җыелма командасы өчен бүгенге көн аеруча уңышлы булды! Футболчыларыбыз бер көн эчендә өч очрашу үткәреп, өчесендә дә ышанычлы җиңү яулады!

Уен нәтиҗәләре: Саба районы — Югары Ослан районы: 7:0; Саба районы — Питрәч районы: 9:0 

Саба районы — Балтач районы: 3:1

Бүген турнирның хәлиткеч уеннары дәвам итәчәк. Райондашларыбызга уңышлар юлдаш булсын! Сынатмагыз, Сабабыз данын тагын да югары күтәрегез!

 


Нет комментариев